Нурлатлылар табибка MAXтагы кушымта аша языла ала
Бу хакта районның баш табибы Айдар Сәгъдиев аңлатма бирде.
“Район халкы хәзер табибка MAX мессенджерында “Татарстан Республикасында сәламәтлек саклау” рәсми чат-боты аша языла ала. Әлеге сервистан файдалану өчен бу мессенджерны урнаштырырга, “поиск”тан шул исемдәге ботны эзләп табарга һәм аккаунтыгызны Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре порталына бәйләргә кирәк”, – дип аңлатма бирде Нурлат районы үзәк хастаханәсе баш табибы Айдар Сәгъдиев.
Әлеге кушымта аша табиб кабул итүенә кабат, шул исәптән больничный кәгазен яптыру өчен дә язылырга мөмкин, дип ачыклык кертте баш табиб.
“Кабул итү вакытында дәвалаучы табиб киләсе дистанцион кабул итүне билгели, моның өчен пациентның телефонына MAX урнаштырылган булырга тиеш”, – дип билгеләп үтте ул.
Бу ничек эшли соң? Дистанцион консультациянең датасы һәм вакыты турындагы хәбәрне һәм шулай ук тоташу өчен сылтаманы пациент кабул итүгә 24 сәгать кала ала. Кабул итү башланырга 15 минут кала MAX билгеләнгән консультация турында хәбәр итә. Билгеләнгән вакытта пациент һәм табиб сылтама буенча керәләр һәм дистанцион консультация үткәрелә.
Мөһим! Табиб белән дистанцион консультацияне үзлектән башлап җибәреп булмый. Мондый кабул итү бары тик дәвалаучы табиб беренчел кабул итү үткәргәндә билгеләгән алдан язылу буенча гына үткәрелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев