ХӘБӘРЛӘР
Нурлатның яшь футболчылары республикада иң көчлеләр арасында
Нурлат спорт мәктәбе футболчылары "Күн туп" республика турнирыннан өченче урын белән кайттылар.
Әлеге турнирның финал өлеше шул көннәрдә Бөгелмәдә үтте. Анда үз зоналарында җиңү яулап, финал этабына үткән иң көчле сигез команда көч сынашты. Шамил Тюкаев тренерлыгындагы Нурлат үсмерләре үз төркемнәрендә Бөгелмә-2 командасы 2:0, Яр Чаллыны 3:0 белән отып, өченче урынга уйна хокукы алдылар. Әлеге матчта исә нурлатлылар Зәй футболчыларын 3:1 белән отып, республикада үсмерләр арасында аерата дәрәҗәлеләрдән саналган турнирда иң көчле командалар сафына эләгә алдылар. Нурлат командасының уңышында көндәшләре капкасына иң күп туп кертүче Роман Газизуллинның өлеше зур булды, ди тренер Шамил Тюкаев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев