Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатның «Алсу» балалар бакчасы Татарстанның иң яхшы билингваль балалар бакчалары арасына керде

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе коллективы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылган республика конкурсында югары бәя алды.

"Татарстанның иң яхшы билингваль балалар бакчасы-2026" конкурсында җиңүчеләрне  бүләкләү тантанасы Казанның Совет районындагы 3нче "Курай" балалар бакчасында үтте. Иң яхшылар арасында Нурлатның «Алсу» балалар бакчасы коллективы да бар – учреждение җиңүчеләр исемлегенә керде һәм 500 мең сумлык грантка лаек булды.

Конкурс ике телдә укытуның нәтиҗәле  модельләрен кертүче мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә ярдәм итү максатыннан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылган. Нурлат бакчасының җиңүе –  педагогларның балаларга рус һәм татар телләрен өйрәнү өчен шартлар тудыру буенча системалы эше нәтиҗәсе.

Алынган акчалар заманча технологияләр, шул исәптән планшет компьютерлары сатып алуга юнәлтеләчәк. Алар бакчага йөрүче сабыйларга ике дәүләт телендә үз мультфильмнарын иҗат итәргә, иҗади сәләтләрен үстерергә һәм туган як мәдәнияте белән тирәнрәк танышырга мөмкинлек бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев