Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатның гыйлем алучы шәкертләре икенче ифтарны уздырды

16нчы мартта Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге тәгълим үзәгендә дини мәҗлес үтте.

Ифтарда – мәчетләрдә һәм тәгълим үзәгендә мөгаллимә Әлфия Хәсәнованың дәресләренә йөрүче шәкертләр һәм чакырылган кунаклар. Барлыгы 100дән артык кеше. Өстәлләрдә – сый-нигъмәт. Алар укучылар һәм пешекчеләр тырышлыгы белән әзерләнгән. Килгән кунаклар сәдака итеп алып килгән тәм-томнар да шунда. Ифтар башланыр алдыннан мөгаллимә Әлфия Хәсәнова вәгазь сөйләде. Аннан чарада катнашучылар авыз ачты, ахшам намазын укыды. Ул арада өстәлгә токмачлы аш, итле бәрәңге, тутырма, дөге бәлеше кебек тәмле ризыклар чыга торды. Көне буе ураза тотып, кояш баегач ризыкланган мөслимәләр мәҗлескә һәм алып киленгән сәдакаларга дога кылып ифтарны тәмамлады. Ифтарның тәүгесе 11 март көнне узган иде. Әйтергә кирәк, тәгълим үзәгендә Рамазан аенда да кичке укулар дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев