Нурлатның “Киләчәк” балалар иҗаты үзәгендә укучылар пилотсыз очу аппаратлары белән идарә итү күнекмәләрен үзләштерә
Дәресләрне Казанда махсус белем алып кайткан “Форпост” үзәге директоры Илгиз Сәйфуллин алып бара.
Уку әсбаплары буларак исә яңа җиһазлар гына түгел, ә махсус хәрби операция зонасыннан кайткан чын дроннар да кулланыла. Үткән елдан башлап 2нче мәктәптән бер төркем укучылар атна саен әлеге гадәти булмаган дәресләргә йөри. Беренче этап – виртуаль чынбарлык. Симуляторлар урнаштырылган компьютерлар артында балалар үзләрен пилотсыз очу аппаратлары пилоты кабинасындагы сыман хис итәләр, дияргә мөмкин. Алар куркынычсыз цифралы киңлектә һавага күтәрелү, төшү һәм төрле маневрлар ясауны үзләштерәләр.
«Симулятор – бар нәрсәнең дә нигезе, – дип аңлатма бирә Илгиз Сәйфуллин. – Ул кул моторикасын һәм очыш физикасын аңлау күнекмәләрен булдырырга ярдәм итә. Күнекмәләр исә алга таба кыйммәтле техниканы саклап калырга мөмкинлек бирәчәк. Виртуаль биремнәрне ышанычлы үти башлагач, без практикага күчәбез».
Иң кызыгы шунда башлана да инде. Күнекмәләрне арттыру өчен сатып алынган дроннар да кызыклы тарихка ия, хәтта батырлыклар кылган техника да кулланыла. Аларны фронттан Нурлат волонтерлары алып кайткан.
«Һәр аппаратның үз язмышы, – дип сөйли Илгиз Риязович, төзәтелгән квадрокоптерларның берсен күрсәтеп. – Бусы, мәсәлән, зур тизлек белән очып барганда безнең якташларның хәрби машинасына килеп бәрелгән. Бәхетле очрак буенча гына ул шартламаган. Аны ремонтлаганнар, һәм хәзер ул безнең музейда экспонат рәвешендә һәм уку аппараты буларак өйрәнү өчен дә хезмәт итә».
Укучыларга бу курслар бик ошый.
«Безгә биредә дроннардан картография, эзләү эшләре, йөк ташу өчен ничек файдалануларын күрсәтәләр. Без шәһәрдә беренчеләрдән булып аларны өйрәнә алуыбызга шатбыз», – дип фикерләре белән уртаклашты 10 сыйныф укучысы Диана Садыйкова.
«Бу искиткеч кызыклы! – ди сыйныфташы Раяна Шәкүрова. – Башта хәтта симуляторда да авыр иде. Әмма аның ничек эшләвен аңлый башлагач һәм үзең идарә итеп, чын дронны һавага күтәргәч, моның нинди җитди эш булуын аңлыйсың».
Бу башлангычны хәзерге вакытта хәрби комиссариатта хезмәтен дәвам иттерүче махсус хәрби операция ветераны Владимир Коренков та уңай бәяли.
«Бүгенге көндә белемле БПЛА операторы – армиядәге төп белгечләрнең берсе, — дип билгеләп үтә Владимир Александрович. – Шәһәребездә балаларны мәктәп партасыннан ук әзерли башлаулары киләчәкне күздә тотып эшләнгән һәм мөһим адым. Алар ниндидер шөгыль генә түгел, ә җитди технологик база алалар, киңлекне күзаллау сәләтләре, җаваплылык хисләре арта, техниканы аңлый башлыйлар. Бу – иң югары дәрәҗәдәге иртә һөнәри юнәлеш бирү. Укучыларның кайсылары киләчәктә бәлки дрон ярдәмендә кеше гомерен коткарып калыр, ә икенчеләре югары технологик гаскәрләрдә хезмәт итүне сайлар».
Илгиз Сәйфуллин билгеләп үткәнчә, тиздән шәһәрнең барлык мәктәпләре укучылары да БПЛА операторлары курсларында укый алачак. Бу курслар яшүсмерләргә актуаль күнекмәләр генә түгел, ә илнең заманча технологик һәм оборона бурычларына карата җаваплылык хисе дә тәрбияли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев