Нурлатның “Легенда” хәрби-патриотик клубы җитәкчесе Владимир Малыгин киңкырлы иҗтимагый эшчәнлек алып бара
Ул гөмбәзләр һәм манаралар ясый, волонтерлык белән шөгыльләнә, укучылар арасында патриотик эшчәнлек алып бара, Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган каһарман якташларыбызның исемнәрен кире кайтара...
“Легенда” хәрби-патриотик клубы җитәкчесе Владимир Малыгин турында озак сөйләргә мөмкин.
“Легенда” – аның горурлыгы, илһам чыганагы һәм әрнүе дә. Солдатларның җәсәдләрен күтәргән саен аның йөрәге кысыла һәм шул ук вакытта горурлык хисләре белән тула: тагын бер герой табылды. Быел клуб оешканга 12 ел тула. Владимир Малыгинның тормыш юлын күз алдыннан кичерсәк, язмыш үзе аны бу эшкә китерүен аңлыйсың.
“Әнием укытучы иде, озак еллар балалар белән эшләде, ул чагында аларны “авыр” дип атыйлар иде. Әбиләргә ярдәм итеп үстек: кар көрәдек, бәрәңге казыдык... Балачактан үземнең дә кешеләргә ярдәм итү теләгем зур булды. 1926 елгы әтием Суслонгерны кичкән, политрук Брежнев командованиесендәге подразделениедә Кече җирдә хезмәт куйган кеше, сугыш турында күп сөйли иде”, – дип сүз башлады “Легенда” җитәкчесе.
Кыскасы, вакытлар узу белән боларның барысы да клуб оештыру идеясенә нигез бирә. Өстәвенә, Евдокия әбисе дә фронтта хәбәрсез югалган бабасын табуын үтенә. Әле “Легенда” оешканчы ук Владимир Малыгин башка шәһәрләрдәге эзтабарлар, хәрби дан клублары, туган якны өйрәнүче Исаак Сандлер белән хезмәттәшлек итә.
Казу эшләренә беренче тапкыр барып кайтканнан соң ук эзтабарлык эшчәнлеге белән актив шөгыльләнә башлый. Ә инде ике елдан соң хәрби-патриотик клуб оештырып җибәрә. Һәм менә 12 ел инде эзтабар үзен әлеге эшчәнлектән башка күз алдына да китерми – казу эшләренә йөри, һәлак булган сугышчыларның исемнәрен эзли, аларның туганнарына кайгы кәгазьләре тапшыра... Владимир Малыгинны шәһәрнең 1нче мәктәбендә еш очратырга мөмкин. Биредә, музейда, ул батырлык дәресләре алып бара, ә мәктәпнең “Легенда” түгәрәге әгъзалары булган 9нчы сыйныф укучылары аның клубы белән тыгыз хезмәттәшлек итәләр. Менә чираттагы дәрес барышында да сүз хәбәрсез югалган фронтовикларны эзләү турында барды.
“Легенда” хәрби-патриотик клубы 60ка якын кешене берләштерә. Аларның 30лабы – Казан, Владимир, Түбән Кама, Яр Чаллы командаларыннан, – дип сөйләде Владимир Малыгин. – Мөһим бурычларыбызның берсе – хәбәрсез югалган якташларыбызның туганнарына кайгы кәгазьләре тапшыру. Алар турындагы хәтерне кире кайтарырга кирәк”.
Җентекле эшчәнлеге аны күпсанлы фикердәшләре белән очраштыра. Төрле патриотик берләшмәләрнең җитәкчеләре – Михаил Черепанов, Александр Бородин, Марий Элның туган якны өйрәнүче татарлар җәмгыяте вәкиле Сания Газизьянова һәм башка бик күпләр белән дуслаштыра.
“Миңа сугышта һәлак булган туганнарын табу үтенече белән шалтыратучылар күп. Менә кичә генә 42нче укчылар дивизиясенең 109нчы укчылар полкы кызыл армиячесе турында мәгълүматлар таптык. Ул 1942 елның ноябрендә Сталинград янындагы бәрелештән кайтмаган. Бүгенге көндә без 10 297 кызыл армиячене таптык инде”, – дип уртаклашты эзтабар.
Махсус хәрби операция башлангач, Владимир Малыгин эзтабарлык эшчәнлеген дәвам итү белән беррәттән, бүгенге көн батырларына ярдәм итүне дә үзенең изге бурычы итеп күрә. Малыгинның мичләре кышын һәм көзен Донбасстагы хәрбиләрне җылыта, ул ясаган гөмбәзләр астында укылган догалар ышаныч уята, интернатмәктәп укучылары ул китерә торган парафиннан коя торган окоп шәмнәре блиндажларны яктыртып, солдатларга өй җылысы бүләк итә...
“Башкача тагын ничек? Ярдәм итәргә кирәк”, – ди ул гади генә.
Һәм ул берәүләргә туганнары турындагы хәтерне кайтарырга, икенчеләргә җиңүне якынайтырга, өченчеләргә үз Ватаннарының патриотлары булып үсәргә ярдәм итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев