Нурлатның Росгвардия хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә
Ведомстводан тыш сак бүлеге 10 ел Росгвардия составында һәм 62 ел районыбыз сагында тора
Нурлат районы буенча ведомстводан тыш сак бүлегенең тарихы бай.
“Республика МВДсы каршындагы ведомстводан тыш сак бүлегенең беренче җитәкчесе Солтан Шәрәфиевич Низаметдинов булган. Без бүген дә остазыбыз нигез салган Ватанга тугры хезмәт традицияләрен лаеклы дәвам иттерәбез”, – диде Нурлат районы буенча ведомстводан тыш сак бүлеге начальнигы Илназ Абдулвәлиев.
Ведомстводан тыш сак Росгвардиянең күпсанлы службаларыннан берсе. Коллектив физик һәм юридик затларның милеген саклау буенча мөһим бурычлар башкара. Тулаем, ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләренең вазыйфалары аз түгел. Алар җәмәгать тәртибен һәм иминлеген саклыйлар, террорчылык һәм экстремизмга каршы көрәшәләр, патруль маршрутларында яисә урыннарда урлау, талау, наркотик матдәләрнең законсыз әйләнеше белән бәйле җинаятьләр кебек хокук бозуларны булдырмый калалар яисә кисәтәләр.
“Мисал өчен, 2025 елда ведомстводан тыш сакның тоткарлау төркемнәре хезмәткәрләре “Хәвеф” сигналы буенча 346 тапкыр – урыннарга, 24 мәртәбә кизү часте заявкасы буенча чыктылар, – дип сөйләде коллективның хезмәте турында Илназ Абдулвәлиев. – Безнең сактагы объектлар төрле принцип буенча эшли торган хәбәр биргечләр һәм хәвеф төймәләре белән җиһазланган, алар арасында стандарт булмаган хәлләрдә кулланыла торганнары да бар. Ведомстводан тыш сак астында булган объектларда дистә елдан артыграк талау очраклары булганы юк”.
Бүлек начальнигы әйтүенчә, килешүләр нигезендә алар милекнең төрле формасындагы 378 объектны, гражданнар яши һәм аларның милекләре саклана торган 214 бинаны, 14 берәмлек автотранспортны саклыйлар.
“Кешеләр күп була торган урыннарны һәм объектларны террорчылыкка каршы саклауда да Росгвардиянең өлеше зур. Узган ел без 177 объектны категорияләргә бүлү һәм иминлек паспортларын килештерү чараларында катнаштык», – диде ул.
Росгвардия хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрендә дә вазыйфаларын намус белән үтәүләрен дәвам иттерәчәк: әлеге 10 ел эчендә служба иминлегебезне нәтиҗәле тәэмин итүче төп хокук саклау структураларының берсенә әверелде бит.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев