Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатның Халыклар дуслыгы йортында Батырлык дәресе үтте

Нурлат укучыларына пилотсыз очу аппаратларының махсус хәрби операция шартларында да, тылда да никадәр мөһим булуы турында сөйләделәр.

“Форпост” үзәге директоры Илгиз Сәйфуллин 3нче мәктәп укучылары өчен үткәргән Батырлык дәресенең төп темасы яңа пилотсыз очу системаларына багышланган иде. Илгиз Риязович башта балаларга ай саен махсус хәрби операция зонасына гуманитар миссия белән баручы “Хәрби туганлык” волонтерларының эшчәнлеге турында фильм тәкъдим итте. Чараның иң кызыклы өлеше исә Бөек Ватан сугышы, Әфганстан һәм Чечнядагы хәрби хәрәкәтләр чорына караучы сугыш трофейлары саклана торган музейга экскурсия булды. Махсус хәрби операциягә багышланган экспозиция дә соңгы араларда тулыланганнан-тулылана бара. Малайларның күбесе биредәге экспонатлар арасында пилотсыз очу аппаратларының күп булуына игътибар итте. 

“Бу гаҗәп түгел, чөнки хәзер бөтенләй башка сугыш бара, заманча технологияләрсез булмый, – дип билгеләп үтте “Киләчәк” үзәгендә укучылар өчен дроннар белән идарә итү буенча дәресләр уздыручы Илгиз Риязович. – Аларны сугышчы егетләр фронттан алып кайттылар, берничәсе эш хәлендә. Без аларны төзәттек һәм хәзер уку модельләре буларак кулланабыз”. 

Укучыларда яңа өйрәнү-методик комплекты да зур кызыксыну уятты – аны Илгиз Сәйфуллинның үтенече буенча якташыбыз, Артист позывнойлы комбат сатып алган. 

“Комплектка пилотсыз очу аппараты үзе, идарә итү пульты һәм цифрлы бинокль керә. Бинокль ярдәмендә күктәге дронны күзәтеп була. Бу бик уңайлы, балалар аппаратның ничек эшләвен үз күзләре белән күрәләр. Шунысы да игътибарга лаек, махсус хәрби операция сугышчылары да нәкъ менә шундый комплектлар ярдәмендә БПЛА операторына укый башлыйлар”, – дип дәвам итте Илгиз Риязович. 

Кыскача инструктаж үткәннән соң балалар техника белән танышып кына калмадылар, үзләре үк дрон белән идарә итеп тә карадылар. 

“Бик кызыклы һәм файдалы булды. Элек мондый техниканы минем телевизордан яки Интернеттан гына күргәнем бар иде, ә монда махсус бинокльне киеп карау мөмкинлеге дә туды. Анда пилотсыз очу аппаратына беркетелгән камерадагы сурәт күренә”, – дип тәэсирләре белән уртаклашты Глеб Чепурной. 

Аның сыйныфташы Рәзил Ибраһимов БПЛАларны тыныч тормышта да куллану мөмкинлеге бар дип билгеләп үтте. 

“Мисал өчен, авыл хуҗалыгында. Мин киләчәгемне шул тармак белән бәйләргә телим, әлеге техника белән идарә итү күнекмәләре миңа анда да кирәк булыр дип уйлыйм”, – диде ул. 

Балалар чиратлашып өйрәнү модельләре белән идарә итүдә үз көчләрен сынап караган арада Илгиз Сәйфуллин бүген алган күнекмәләренең киләчәккә инвестиция булуын билгеләп үтте. Батырлык дәресе музей экспозицияләре фонында традицион истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды. Укучылар исә таралышырга ашыкмадылар – “Форпост” җитәкчесеннән дроннарның техник мөмкинлекләре һәм “Киләчәк” үзәгенә ничек язылырга мөмкин булуы турында сораштырдылар.

Мондый очрашулар үсеп килүче буынга тарихны дәреслекләр аша гына түгел, экспонатлар аша да өйрәнергә һәм заманча технологияләрнең мөһимлеген аңларга ярдәм итә. Укучылар дәрестә киләчәкнең кыю карарлар һәм ныклы белемнәргә бәйле булуына тагы бер кат инандылар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев