Нурлатта 20 меңгә якын тонна кар чыгарылган
“ТКХ” идарәче компаниясе хезмәткәрләре юллар, тротуарлар, скверлар һәм паркларны ике сменада чистарталар.
Көн саен линиягә дистәгә якын берәмлек махсус техника чыга.
Идарәче компаниянең территорияләрне җыештыручылары, ә бүгенге көндә аларның саны 20, эшләрен иртәнге 6да башлыйлар.
Иминлеккә аеруча зур игътибар биреп хезмәт куялар.
Бозлавык аркасында имгәнүләрне булдырмас һәм нурлатлыларга шәһәр буйлап йөрергә уңайлы булсын өчен, коммуналь хезмәткәрләр даими рәвештә юллар һәм тротуарларга ком сибәләр
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев