Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта Алик Вәлиуллин истәлегенә футбол турниры узды

Ул узган елда махсус хәрби операциядә һәлак булган иде.

Махсус хәрби операция сугышчысы Алик Вәлиуллин хөрмәтенә «Факел» футбол командасы оештырган хәтер турниры бөтен республикадан һәм күрше Самара өлкәсеннән 6 футбол командасын җыйды. “Туп” манежында Әлмәт, Казан, Чаллы Башы, Чистайдан килгән футбол командалары әгъзалары ачык төсле формалардан тезелеп бастылар. Нурлаттан ике команда – “Факел” һәм “Факел-Молодежь” катнашты.

Тәҗрибәле футболчылар уйный торган беренче команда өчен турнир, әлбәттә, аерым мәгънәгә ия. 

“Алик белән балачактан, әле мәктәптә укыганда ук футбол уйный идек. Ул 2 яшькә яшьрәк булса да, без – 1987 елгылар белән уйнады, – дип сөйләде “Факел” командасы капитаны Илдар Нуриев. – Мәктәпне тәмамлаганнан соң да бергә “Факел” өчен уйнавыбызны дәвам иттердек. Башта бергә Нурлат элемтә узелында, аннары “Энергосервис”та эшләдек, анда ике ел рәттән, 2017дә һәм 2018дә “Татнефть” чемпионнары булдык”. 

Башта Алик белән ишегалдында туп куган, аннары командада уйнаган егетләр өчен геройның әнисе Елена Вәлиуллина да җан атты. 

“Улым өчен тагын да зуррак горурлык хисләре кичерәм. Ярты ел узды, әмма егетләр онытмыйлар, мине кайгыртып торалар, – диде ул. – Бүген бик шәп турнир, егетләргә дә, администрациягә дә рәхмәтлемен. Улым турындагы хәтер яши. Ә бит мин аңа кайчандыр укырга кирәк, ә син туп куасың дип әйтә идем. Хәзер карыйм – биредә улымның яшьтәшләре, хәтта сөенәм дә. Юкка гына орышканмын. Шундый шәп егетләр!”

Махсус хәрби операциядә хезмәт итүче башка сугышчылар да өйләренә исән-имин әйләнеп кайтсыннар иде. Геройның балалары – улы Дамир белән кызы Ариана да турнирга килгәннәр иде. 

“Мин 8 яшемдә футбол уйный башладым, хәзер “Факел” составында уйныйм. Әти кебек футболчы булырга телим, әмма моның өчен күп шөгыльләнергә кирәк, – дип уртаклашты 10 яшьлек Дамир. 

Турнир исә тантаналы чара булып узды. Ул дәүләт гимннары белән башланып китте. Җыелучыларга район башлыгы Дамир Ишкинеев мөрәҗәгать итеп, катнашучыларны Ватан сакчылары көне белән котлады, лаеклы уен һәм көчлеләргә җиңү теләде, геройның гаиләсе белән аралашты. Локаль бәрелешләрдә катнашучыларның иҗтимагый оешмасы рәисе Ришат Сафиуллин да үз сәламнәрен җиткерде. Нәтиҗәдә, Алик Вәлиуллинның командасы сынатмады: “Факел” җиңү яулады. Икенче урында – “Факел-М”, өченчедә – чистайлылар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев