Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта җәнлекләр һәм кошларны саныйлар

Кышкы маршрут исәбен алу 15 мартка кадәр дәвам итәчәк.

Урманнарда һәм аучылык биләмәләрендә ел саен үткәрелә торган җәнлекләр һәм кошларның кышкы маршрут исәбен алу башланды. 

ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының Нурлат бүлеге белгечләре әйтүенчә, барлыгы 19 төр җәнлек һәм кош игътибар үзәгенә алыначак. Алар арасында поши, кыр кәҗәсе, кабан, болан кебек эре тояклылар, бүре, селәүсен, төлке кебек ерткычлар, сусар, көзән, тиен, куян кебек мехлы җанварлар бар, кошлардан көртлек, боҗыр, кыр тавыгы һәм башкаларның исәбе ачыкланачак. 

Кышкы маршрут исәбен алуда төп күрсәткеч – җанварларның тәүлеклек эзләре. Җәнлекнең көн дәвамында үткән юлы озынрак булган саен, аның эзләрне исәпкә алучы белгечнең маршруты белән кисешү ихтималы да шулкадәр югарырак. Әмма мәгълүматларның төгәллеге турыдан-туры һава торышына бәйле. Көчле бураннарда, яисә чиктән тыш салкыннарда эшләр туктатылып тора. Мондый вакытта җәнлекләр азрак хәрәкәтләнә, һәм мәгълүматлар дөрес булмаска мөмкин. 

“Нурлат районының гомумкулланылыштагы аучылык биләмәләрендә 24 кышкы маршрут бар. Аларның озынлыгы 213 километр тәшкил итә. Маршрутларны үтүдә 10га якын кеше катнаша. Исәп алу аучылык ресурсларының торышын бәяләргә һәм республика фаунасын саклау һәм торгызу буенча чаралар үткәрергә мөмкинлек бирәчәк”, – дип билгеләп үтте ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының Нурлат бүлеге җитәкчесе Владимир Ванчурин.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев