Нурлатта әтиләр һәм балалар арасында “Буыннар турниры” үтте
“Ледок” Боз сараенда оештырылган ярышлар вакытында гадәттә уллары өчен җанатарлар трибуналарында көч биреп утырган әтиләр – хоккей формасыннан, кулларында – кәшәкәләр.
Спорт мәктәбендә хоккей белән шөгыльләнүче улы Мурат һәм аның яшьтәшләренә каршы уйнаячак әтиләр командасында Рамил Гайнетдинов та бар. “Гаилә учагы” проекты кысаларында шундый мавыктыргыч турнир оештырылуы турында ишеткәч, берсүзсез катнашырга булган.
“Шәһәрнең 1нче мәктәбендә укыдым мин, ул чагында мондый спорт сарайлары юк, физкультура укытучыбыз җитәкчелегендә ачык боз тартмаларында уйный идек. Хәзер исә спорт белән шөгыльләнер өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар, улыбыз Муратны хоккейга 4 яшеннән бирдек. Ул чагында күпләр “бик кечкенә бит әле” дип, кире күндерергә тырышсалар да, улыбызга спортның бу төре бик ошады, бик теләп шөгыльләнә, уңышлары да бар, сакта уйный. Моннан тыш, футбол белән дә шөгыльләнә әле, – ди Рамил Гайнетдинов. – Гомумән, гаиләдә спортка зур игътибар бирәбез. Олы улыбыз да футбол белән шөгыльләнә, кызыбыз фигуралы шууга йөри. Дүртенче балабызга 1 яшь ярым гына әле, ул да спорттан читтә калмас дип уйлыйм”.
10, 11 яшьлек уенчылардан торган балалар белән әтиләр командасы кара-каршы баскач, җанатарлар, ирексездән, җиңү әтиләр ягында булыр инде, диешсә дә, яшь хоккейчыларның шома бозда гаҗәеп җитезлек күрсәтүләре, командада уйный белүләре соклану уятты. Уен барышында өстенлек тә әле бер, әле икенче як файдасына үзгәреп торды һәм 6:6 исәбе белән тәмамланды. Матчтан соң билгеләнгән буллитлар сериясендә исә яшь спортчылар техник яктан әзерлеклерәк булуларын тагы бер кат раслап, җиңүче кубогын яуладылар. Әтиләр һәм балалар катнашындагы мондый уеннар гаиләләрне тагы да ныгыта, дип саный проектның партнеры булган спорт мәктәбе директоры Александр Елагин.
“Безнең спорт мәктәбендә мондый ярышлар күптәннән инде традициягә керде. Алар һәрчак мавыктыргыч булып уза. Мондый уеннар әти-әниләргә хоккейның гади уен гына түгел, ә бик авыр хезмәт булуын аңларга ярдәм итә. Быел исә ярышларның “Гаилә учагы” проекты кысаларында узуы аларга җитдирәк статус бирде, турнир тагы да кызыклырак булып узды», – ди Александр Владимирович.
“Буыннар турниры” – “Нурлат йолдызлыгы” коммерциячел булмаган автоном оешмасы ТР Рәисе гранты хисабына үткәрә торган “Гаилә учагы” социаль проекты кысаларындагы 4нче чара булды. Гаилә кыйммәтләрен, гаилә мөнәсәбәтләре культурасын ныгытуга юнәлдерелгән әлеге проект Нурлатта Яшь гаилә клубы ачылу белән башланып киткән иде, алда исә тагы да мавыктыргыч чаралар көтелә әле. Мәсәлән, инде тиздән гаиләләр бергәләшеп ГТО нормативлары тапшырачаклар, аллея утыртачаклар...
“Сезнең арада да бәлки әлеге клубка кушылырга теләк белдерүчеләр булыр, барыгызны да көтеп калабыз, – дип мөрәҗәгать итте чарада катнашучыларга проектның җитәкчесе Резеда Гиняева. – Без Нурлатта барлык гаиләләрнең дә тату һәм нык булуларын телибез, бәхетле гаиләләрдә иң бәхетле балалар үссен”.
Зур спорт бәйрәме булып үткән чара исә хоккейның уен гына түгел, ә бергәләшеп вакытны үткәрү, гаилә җепләрен саклау һәм зурлардан матур үрнәк алу мөмкинлеге булуын тагы бер кат раслады. Чара бүләкләү тантанасы белән тәмамланды – оештыручылар командаларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырды.
Җанатарлар да игътибарсыз калмады. Бу көнне туган көнен өстәл артында түгел, ә Боз сараенда тормыш иптәше Павел һәм улы Артем өчен җан атып үткәргән Эльмира Магинага оештыручылар көчле алкышлар астында чәчәк бәйләме тапшырдылар. Баксаң, Эльмира улының бер генә хоккей матчын да калдырмый карап бара икән. Тату хоккей гаиләсендә әтиләр һәм балалар гына түгел, әниләрнең дә йөрәге хоккей дип тибә, димәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев