Нурлатта авыл хуҗалыгы ярминкәсе гөрли
Бүген Нурлатта чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе үтә. Биредә фермерлар, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, авыл җирлекләре продукцияне киң ассортиментта, чамалы бәяләрдән тәкъдим итә.
Мәсәлән, итнең килограммы 260-280 сум, шикәр комын 46, кәбестә һәм бәрәңгене 10ар сумнан алырга була. Авыл җирлекләре коймак белән кайнар чәй тәкъдим итә, ә мәдәният хезмәткәрләре зур концерт оештырган.
Иртәдән ярминкәдә район башлыгы Равил Кузюров һәм башка җитәкчеләр дә булып китте. Район башлыгы ассортимент белән танышты, халыкның фикерен белеште һәм алга таба ярминкәләргә шәхси ярдәмче хуҗалыкларны күбрәк җәлеп итәргә дигән теләк белдерде.
Ярминкә 13.00гә кадәр дәвам итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев