Нурлатта балалар өчен дини курслар эшли
Район мәчетләре каршында мөселман балалары өчен җәйге лагерьлар оештыру эше дәвам итә.
Әле күптән түгел генә Зирекле, Бикүле авылларында балалар өчен шундый курслар үткән иде, хәзер исә Чулпан авылы һәм Югары Нурлат микрорайоны балалары мәчет каршында дини тәгълимат үзләштереп, җәйге ялларын файдалы уздыра.
– Чулпан мәчете каршында лагерь 6 августтан эшли башлады, – ди Чулпан балалары белән эшләүчеләрнең берсе Флюра Мирзаҗанова. – 31 бала йөри. Алар арасында чулпанлылар гына түгел, җәйге каникулларга әбиләренә кунакка кайткан балалар да бар. Дәресләр иртәнге сәгать 9дан көндезге 1гә кадәр уза. Кызлар Наҗия апа Төхвәтуллина, малайлар Абдулла хәзрәт белән шөгыльләнәләр. Гарәп хәрефләрен үзләштерәләр, Коръән сүрәләре өйрәнәләр, намаз укыйлар. Ял сәгатьләрендә төрле кызыклы уеннар уйныйлар. Малайлар Чулпан мәктәбе участогында футбол тибә, кызлар күбрәк шашкага өстенлек бирә.
Шундый ук курслар тиздән Биккол һәм Кәкре Атау балалары өчен дә оештырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев