Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта “Беренче бул” исемендәге районкүләм иҗат фестивале узды

Оештыручылар “Грани” мәдәни-күңел ачу үзәгендә узган инвалидлыгы булган һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында мондый форматтагы тәүге чараны кешенең беренче тапкыр галәмгә очышына 65 ел тулуга багышлап үткәрергә булганнар.

Һәм юкка түгел – Юрий Гагарин кешелек дөньясына йолдызларга юл ачкан кебек, фестиваль катнашучылары да җирдә чын талант һәм ихтыяр көче өчен киртәләр булмавын исбатладылар. 

Фестивальгә 4 номинация буенча барлыгы 50 заявка кергән, катнашучылар исә – төрле яшьтәге нурлатлылар. Бу көнне сәхнәгә чыгучылар арасында балалар бакчаларына йөрүче сабыйлар да, мәктәп укучылары да, хәтта өлкән буын вәкилләре дә бар иде. Конкурсантларның декоративгамәли сәнгать эшләнмәләре һәм рәсемнәре үзәкнең фойесында әзерләнгән күргәзмәдә тәкъдим ителсә, төп сәхнәдә алар вокал, хореография һәм сәнгатьле сүз буенча осталыкта ярышты. 

Катнашучылар арасында үзләрен берничә номинациядә сынап карарга теләүчеләр дә табылган. Мәсәлән, интернатмәктәп укучысы Тимур Генджаев “Вокал” номинациясендә Юрий Шатунов репертуарыннан популяр җырлар башкарса, “Сәнгатьле сүз” өчен Габдулла Тукайның “Шүрәле”сен сайлаган. Һәр чыгышын артистларча, шактый кыюлык белән башкарды ул. Һәм жюри әгъзалары аның сәләтен игътибарсыз калдырмаган булып чыкты, “Вокал” номинациясендә абсолют җиңүче булып танылды. 

“Сәхнәдә бик теләп чыгыш ясыйм. Казанда “Возьмемся за руки, друзья” дип аталган бәйгедә дипломант булдым. Мин әле рәсем ясарга да яратам. Ә бүген катнашуым өчен бирелгән бүләк сертификатына әнием белән әбиемә бүләк алырмындыр, мөгаен”, – дип ихлас шатлыгын уртаклашты Тимур чарадан соң. 

Бу көнне исә сәхнәгә мәктәпнең Гөлсинә Айсина җитәкчелегендәге “Җырлыйбыз һәм биибез дә” түгәрәгенә йөрүче “Биюче тамчылар” хореография төркеме әгъзалары да берничә тапкыр чыгып, шактый уңышлы номерлар тәкъдим иттеләр. Кайберләренә моңа кадәр район сәхнәсендә чыгыш ясарга туры килгәләгән булган икән инде, күбесе өчен исә фестиваль тамашачылар алдында беренче чирканчык алу булды. Әмма, шуңа да карамастан, дулкынлануларын җиңеп һәм, бәлки авыруларын онытып торып, үзләренең төрле яклы сәләткә ия булуларын күрсәттеләр. Район башлыгы Дамир Ишкинеевның, тыгыз эш графигына да карамастан, фестивальдә катнашырга җай табуы һәм чараның башыннан азагына кадәр тамашачылар арасында булуы да көч өстәгәндер, мөгаен, үзләренә. Соңыннан исә һәр катнашучыга бүләкләрне дә Дамир Ишкинеев үзе тапшырып, җылы теләкләрен җиткерде. 

Биредә үк һәр номинация буенча җиңүчеләрне дә билгеләп үттеләр. Болар – Агата Сатдарова (“Декоратив-гамәли сәнгать”, 3нче мәктәп), Николай Савельев (“Сәнгатьле сүз”, интернатмәктәп), Тимур Генджаев (“Вокал”, интернат-мәктәп) һәм “Биюче тамчылар” төркеме (“Хореография”, интернат-мәктәп). 

Хәер, оештыручылар фестивальне һич кенә дә җиңүчеләрне ачыклау өчен уздырмаган. 

“Сәламәтлекләре чикле булуга карамастан, социаль активлыкларын саклап яшәүче сәләтле нурлатлыларга талантларын ачарга һәм үстерергә ярдәм итәсебез килде. Фестивальнең исеме дә беренче космонавтларның батырлыклары белән аваздаш. Юрий Гагарин кешелек дөньясында галәмгә очкан беренче кеше булды, ә бүген чыгыш ясаган нурлатлылар – яңа фестивальнең беренче катнашучылары. Бу сәхнә аларга яңа офыклар ачсын һәм талантларын арттырсын иде”, – дип билгеләп үтте “Грани” үзәге директоры Динә Хөҗҗәтова.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев