Нурлатта беренче язгы авыл хуҗалыгы ярминкәсе үтте: бәяләр һәм ассортимент
Язгы ярминәләр сезоны май аена кадәр дәвам итәчәк.
Үткән ял көннәре шәһәр халкы өчен зарыгып көтелгән вакыйга белән истә калды – кышкы тәнәфестән соң беренче язгы авыл хуҗалыгы ярминкәсе үтте. Иртәдән үк Кооператив урамындагы сәүдә рәтләре натураль фермер продуктларын сагынып өлгергән шәһәрлеләр белән тулы иде.
“Без бу ярминкәне көтеп алдык, соңгысы декабрьдә үк булган иде бит, – дип уртак лашты шәһәрдә яшәүче Марина Чванова. – Иртән-иртүк килдем, сатып алынасы әйберләр исемлеген төзедем, әлегә карап йөрим. Бирегә даими киләм, бу инде безнең өчен матур бер традициягә әйләнде”.
Бу юлы сәүдә рәтләре хәтта тәҗрибәле сатып алучыларны да гаҗәпкә калдырды. Җирле җитештерүчеләр һәм күрше төбәкләрдән килгән сатучылар иң таләпчән сатып алучыларның да күңелен табарлык товарлар тәкъдим итте. Ниләр генә юк иде монда: ит, бәрәңге, суган һәм кишер – яз җитсә дә, яшелчәләр бик яхшы сакланган. Ярминкәдә үзенчәлекле товарлар да байтак булды. Мәсәлән, Андреевкадан Рөстәм Каюмов артыш себеркеләре алып килгән. Аңа тиз арада зур сорау туды: хуш исле себеркеләр күз ачып йомганчы сатылып та бетә язды. Ә менә Егоркинодан Любовь Молейкина сөт продукциясе тәкъдим итте.
“Сөт әле суынырга да өлгермәде, иртән генә саудым, – дип сөйләде хуҗабикә. – Дүрт сыер асрыйбыз, ярминкәгә артык калганын алып киләбез: безгә дә файда, сатып алучылар да канәгать”.
Нурлат ярминкәсенең районыбыздан читтә яшәүчеләр арасында да уңыш казануы билгеле булды. Күрше Самара өлкәсеннән килгән Елена һәм Тимур Баһаветдиновлар шәһәр халкын салкынга чыдам махсус сортлы алмалары белән сөендерде. Озын кышны чыгуларына да карамастан, алмалар һәркемне ымсындырып тора. Ә тәм-томнар яратучылар өчен самаралылар өйдә шикәрсез ясалган натураль алма кагы да алып килгәннәр.
Традиция буенча балык та киң ассортиментта тәкъдим ителде: карплар, сазаннар, какланган һәм тозланган балык төрләре сатып алучыларны төрлелеге һәм кулай бәяләре белән сөендерде. Сөт продукциясе, сырлар, йомырка, тозланмалар, гөмбәләр хәтта иң таләпчән хуҗабикәләрнең дә ихтыяҗларын канәгатьләндерде.
Гадәттәгечә, беренче ярминкәнең эшчәнлеге белән район башлыгы Дамир Ишкинеев та танышты. Ул сәүдә рәтләре буйлап йөреп чыкты, сатучылар һәм сатып алучылар белән аралашты, бәяләр һәм товарларның ассортименты белән кызыксынды. Оештыручылар әйтүенчә, мондый чараларның төп максаты – халыкны кулай бәяләрдән сыйфатлы ризык белән тәэмин итү.
Ярминкәләр сезоны әле башланып кына килә. Алда нурлатлыларны тагын берничә язгы ярминкә көтә. Алар халыкка кыштан соң запасларын яңартырга мөмкинлек бирсә, җирле җитештерүчеләргә керемнәрен арттырырга ярдәм итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев