Нурлатта билбау көрәше буенча республика беренчелеге үтте
“Тулпар” Спорт сарае ике көнгә Татарстанның спорт тормышы үзәгенә әверелде.
Биредә 2012-2014 елгы үсмерләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча республика беренчелеге узды. Ярышлар Социалистик Хезмәт Герое Габбас Гыйматдинов истәлегенә багышланган иде. Иртәдән “Тулпар” залында чын спорт азарты атмосферасы хөкем сөрде: яшь спортчылар, тәҗрибәле көрәшчеләрне дә көнләштерерлек итеп, оста көрәш алымнары һәм нык ихтыяр көче күрсәттеләр. Һәр алыш көчле эмоцияләр белән сугарылган иде, чөнки күпчелек үсмерләр өчен бу республика күләмендә үзләрен күрсәтү өчен беренче мөмкинлеккә әверелде.
Озак еллар партия райкомы секретаре булып торган һәм районыбыз үсешенә зур өлеш керткән Габбас Кыямович истәлегенә үткәрелә торган әлеге ярышлар матур традициягә әверелде. Тантаналы чара вакытында моны спортчыларны сәламләгән район башлыгы Дамир Ишкинеев та билгеләп узды. ТР Билбау көрәше федерациясе президенты Расих Габдрахманов үзенең чыгышында оештыру дәрәҗәсенең югары булуын ассызыклады.
“Нурлат һәрчак үзенең кунакчыллыгы һәм көчле спорт мәктәбе белән аерылып торды. Көрәшчеләрнең осталыгы арта баруы күренә. Үсмерләрнең келәмгә көчле спорт азарты белән чыгулары республикабызда билбау көрәшенең киләчәге зур булуын раслый”, – диде ул.
Ике келәмдә республикабызның 16 районыннан 170тән артыграк спортчы бил алышты. Районыбыз данын 20ләп көрәшче яклады. Үсмерләр тәҗрибәле тренерлар Расих Сәмигуллин, Рәмис Гозәеров, Илшат Әһлиуллин һәм Рафаэль Билданов кул астында шөгыльләнәләр.
Расих Сәмигуллинның шәкерте Ләйсән Садыйкова ярышларда зур осталык күрсәтте. Чулпан көрәш мәктәбендә 6 ел шөгыльләнә ул, әлеге ярышларда 4нче тапкыр катнаша. Узган ел көмеш медаль яулаган булган, быел спорт азарты һәм ныклы әзерлеге ярдәмендә пьедесталның югары баскычына күтәрелде.
“Күпләр көрәш хатынкызлар өчен түгел диләр, әмма миңа ул үз-үземә ышаныч бирә, холкымны чыныктыра һәм җиңүгә омтылыш уята. Расих Каимовичка һәр тренировка, һәр уңышым өчен рәхмәт”, – дип уртаклашты чемпионка.
Ярышлар марафоны тантаналы бүләкләү чарасы белән тәмамланды. Келәмдә көчле көндәшлеккә дә карамастан, үсмерләр ярышлардан соң бер-берләрен чын күңелдән тәбрикләделәр һәм киләсе турнирларда да очрашырга сүз куештылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев