Нурлатта Бөек Ватан сугышының яшь геройларына багышланган интерактив чара узды
“Грани” мәдәни-ял үзәгендә үткән әлеге мөһим патриотик чара шәһәр мәктәпләре укучыларын берләштерде.
“Бөек Ватан сугышының герой-балалары” проекты кысаларында оештырылган бу очрашу яшь нурлатлылар өчен Батырлык дәресенә әверелде.
Программа гомуми эшкә өлеш кертүдән башланды. “ДоброГрани” төркеме волонтерлары Әминә Нигъмәтҗанова һәм Нина Анисимова мәктәп укучылары өчен махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчыларга бәйләү материаллары ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Остазлар җитәкчелегендә балалар марля шарчыклары ясарга өйрәнделәр. Бүгенге көндә “ДоброГрани” төркемендә көн саен 30га якын нурлатлы хәрби госпитальләрне кирәкле медицина эшләнмәләре белән тәэмин итү өчен хезмәт куя, һәм яшь нурлатлылар да бу мөһим миссиягә зур теләк белән кушылдылар.
Программаның төп өлеше катнашучыларны узган гасырның кырыгынчы елларына – яшьтәшләренә бер мизгел эчендә өлкәнәергә туры килгән чорга алып кереп китте. Легендар геройлар Марат Казей, Лёня Голиков, Валя Котик һәм Зина Портнова турындагы тарих сәхифәләре җанланды. Тиңсез батырлык символына әверелгән бу исемнәр хәзерге мәктәп укучылары өчен яңача яңгырады.
Документаль кинохроника кадрларын карау залдагыларны шул еллар атмосферасына алып кереп китте. Балалар тын да алмыйча яшь разведчик һәм партизаннарның – мәктәп формасы урынына солдат шинеле кигән үзләре кебек үк малайлар һәм кызларның батырлыкларына сокландылар. Очрашу җанлы аралашу форматында үтте, укучылар сугыш һәм бабаларының каһарманлыгы турындагы белемнәре белән уртаклаштылар. Катнашучылар һәлак булган геройларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
Чараны “Җиңү күгәрчене” дип аталган дулкынландыргыч акция йомгаклады. Мәктәп укучыларына кәгазь күгәрченнәр өләшенде, аларда яшь нурлатлылар үз гаиләләрендәге геройларның исемнәрен яздылар. Бу тынычлык һәм рәхмәт символлары импровизацияләнгән стендны бизәде һәм хәзерге буыннан җиңүчеләргә юлланган җанлы хәбәр булып торды.
“Балалар Җиңүне якынайткан яшьтәшләре турында бик күп яңа мәгълүмат белделәр. Бу бик файдалы чара булды. Безнең сыйныф махсус хәрби операция сугышчыларына ярдәм итүдә актив катнаша: балалар хатлар яза, бүләкләр әзерли һәм гуманитар ярдәм җыя”, – дип билгеләп үтте 9нчы мәктәпнең 3 «В» сыйныфы җитәкчесе Светлана Васильева.
“Герой-балалар” проекты – патриотик тәрбия генә түгел, ә реаль ярдәм дә. Билетлар сатудан кергән барлык акчалар хәрби госпитальләр өчен бәйләү чаралары ясау материаллары сатып алуга юнәлдереләчәк.
“Без әлеге тематик чаралар циклын 3-5 сыйныф укучылары өчен икенче ел инде үткәрәбез. Балаларның күзләрендә җанлы кызыксыну күрү куанычлы. Укытучылар каникуллардан соң да бөтен сыйныф белән килү теләген белдерделәр инде”, – дип уртаклашты “Грани” мәдәни-ял үзәге режиссеры Диләрә Гатина.
“Герой-балалар” чаралар циклы апрель ае дәвамында узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев