Нурлатта чәчүлекләрне карау буенча чаралар үтә
Бу көннәрдә район хуҗалыкларында чәчүлекләрне карап тору буенча комплекслы чаралар үтә – басулар авыруларга, чүп үләннәренә һәм корткычларга каршы эшкәртелә.
Мәсәлән, җәй башыннан бирле 74 мең гектардан артыграк чәчүлек – чүп үләннәренә, 17297 гектар чәчүлек – авыруларга, 18822 гектар мәйдан корткычларга каршы эшкәртелгән. Шул ук вакытта яфрактан тукландыруга да игътибар зур, ул 45 мең гектардан артыграк мәйданда башкарылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев