Нурлатта Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов хәрби хәрәкәтләр ветераны таныклыклары тапшырды
Ул традицион киңәйтелгән планерка эшендә катнашты.
Нурлатта РФ Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов булып китте.
Депутат Нурлат районы башлыгы Дамир Ишкинеев үткәргән киңәйтелгән планерка эшендә катнашты. Биредә Ватанны саклаучылар елына йомгак ясадылар, гражданнар мөрәҗәгатьләре буенча эшкә анализ ясалды һәм башка берничә мөһим мәсьәлә каралды. Планеркада шулай ук ТР Дәүләт Советы депутаты Шамил Ягудин да катнашты.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазыйфаларын башкаручы Әлфия Галәутдинова Ватанны саклаучылар елы кысаларында үткәрелгән чаралар турында доклад белән чыгыш ясады. Район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Айрат Морзаханов язгы ташу чорына әзерлек барышы турында сөйләде. Гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе Айрат Шияпов бу чорда куркынычсызлык чараларын истә тотуга аерым басым ясады. Планерка ахырында башкарма комитетның эшләр идарәчесе Ралия Ханиева гражданнар юллаган мөрәҗәгатьләрне карау нәтиҗәләре белән таныштырды.
Чара бүләкләү тантанасы белән дәвам итте. Олег Морозов һәм Дамир Ишкинеев махсус хәрби операциядә катнашучыларның әтиләре Сергей Алипов һәм Илшат Җамалетдиновка РФ Оборона министрлыгының хәрби хәрәкәтләр ветераны таныклыкларын тапшырдылар.
Улларын чын патриотлар итеп тәрбияләгән өчен геройларның әниләре Елена Ефремова һәм Елена Спасова хәрби частьның Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
Шулай ук күпьеллык намуслы хезмәте өчен “Гармония” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Рәзинә Хисаметдиновага Рәхмәт хаты, ә район Советының юридик бүлеге җитәкчесе Гөлия Вәлиәхмәтовага ТР Юстиция министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев