Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта «Дуслык агачы» ачылды

«Күрше» республика фестивале кысаларындагы чираттагы чара Журналистлар скверында узды.

Кемдер сугышчылар өчен маскировкалау челтәрләре үрә, кайсылары җылы оекбашлар бәйли, шифалы чәйләр төрә, окоп шәмнәре коя... Ә менә Төрнәстән өлкән яшьтәге бер төркем хатын-кызлар фронттагы якташларыбыз өчен өй токмачы әзерли. 

“Җирле китапханәдә атнага ике тапкыр җыелышабыз. Көненә 50шәр данә йомыркадан токмач әзерлибез, аларны киптереп, махсус савытларга тутырып, волонтерлар аша сугышчыларга җибәрәбез, – ди төрнәсле Вера Фомина. – Төркемебездә 5 хатын-кыз без, осталыгыбыз көннәнкөн арта бара. Сугышчыларга ярдәм итә, Җиңүне якынайтуга үз өлешебезне кертә алуыбызга шатлана-шатлана эшлибез”.

“Күрше” кышкы республика фестивале кысаларында үткән чарада үзләренең эшчәнлекләре турында нурлатлыларга да бик теләп сөйләде төрнәслеләр, районның башка волонтерлары белән рәхәтләнеп тәҗрибә дә уртаклаштылар. Гомумән, сквер бу көнне шау-гөр килеп торды. Биредә оештырылган күргәзмә актив эшләүче дистәдән артыграк волонтерлык берләшмәләре вәкилләрен үзенә җыйган иде. “Нурлат йолдызлыгы” коммерциячел булмаган автоном оешмасының “Күршеләр – иң бердәм кешеләр” проекты кысаларындагы йомгаклау чарасын үткәрү урыны итеп нәкъ менә Журналистлар скверы очраклы гына сайланмаган. 

“Бу шәһәребезнең иң яшь һәм символик мәгънәгә ия почмакларының берсе, биредә Татарстандагы каләм осталарына багышланган бердәнбер һәйкәл урнашкан. Без бу скверның барлык нурлатлылар өчен җыелу, берләшү урынына әверелүен телибез”, – ди проектның җитәкчесе Резеда Гиняева. 

Хәзер исә сквер шәһәр халкы һәм кунаклары өчен тагы да җылырак һәм яктырак җәмәгать киңлегенә әверелде дип әйтергә була – биредә яңа символик артобъект – “Дуслык агачы” барлыкка килде. Дизайнер Елена Мингалимова һәм шәхси эшмәкәр Айрат Мостафинның уртак иҗат җимеше булган утлар белән бизәлгән яңа архитектур форма “Дуслык” газетасының 95 еллыгына, Татарстанда хәрби дан һәм хезмәт батырлыгы һәм Россиядә Халыклар бердәмлеге елларына багышланган. Аны тантаналы ачу хокукы район башлыгы Дамир Ишкинеев, Резеда Гиняева һәм матбугат ветераннары Сәкинә Хәйруллина белән Валентин Бурайкинга бирелде. 

“Дуслык агачы” безгә бары тик бергә булганда, бер-беребезгә ярдәмләшеп торганда гына көчле булуыбызны күрсәтеп, озак еллар халыкны шатландырып торсын. Гомумән, безнең проектыбыз күршеләр, халык арасындагы татулыкның җәмгыятебезнең нигезе булуын раслады. Чараларның һәркайсы төрле буын вәкилләре булган йөзләгән нурлатлыны берләштерде. Район башлыгы Дамир Азатовичка, партнерларыбызга һәм Нурлатта яшәүче һәркемгә идеябезне тормышка ашырырга булышулары өчен рәхмәт”, – ди Резеда Әкрамовна. 

Фестиваль проект кысаларында игълан ителгән бәйгеләр җиңүчеләрен бүләкләүләр белән дәвам итте. Яшь буын вәкилләре җирле авторларның патриотик шигырьләрен сөйләде. Үзләренең шигырьләре белән алгы сызыктагы сугышчыларга көч биреп торучы җирле шагыйрьләр, матбугат ветераннары бәйрәмнең хөрмәтле кунаклары булдылар, алар яңа гына табадан төшкән үз иҗат җимешләре белән бүлештеләр. Биредә үк “Дуслык” газетасында берничә ай буена дәвам иткән иҗади бәйге җиңүчеләре хөрмәтләнде. Актив волонтерлар да сәхнә түрендә булды, район башлыгы Дамир Ишкинеев аларга һәм проектны тормышка ашыруда ярдәм иткән партнерларга Рәхмәт хатлары тапшырды. 

Бу көнне Журналистлар скверында өйдәге кебек уңайлы булды. Кунаклар кайнар чәй белән сыйланды, балалар интерактив уенда катнашты, “Без бердәм” турнирында көч сынашты. Бәйрәм атмосферасын “ДоброГрани” волонтерлары катнашындагы дәртле флешмоб, “Умырзая” вокаль ансамбле һәм район үзешчәннәренең чыгышлары тулыландырды. Гомумән, “Россия өметләре” фестивале янә бер тапкыр нурлатлыларның көче бердәмлектә булуын раслады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев