Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта “Геройларның тормыш иптәшләре, балалары, әниләре” дип аталган фотосессия узды

Анда махсус хәрби операция сугышчылары һәм һәлак булган хәрбиләрнең якыннары катнашты.

Проект районыбызның 100ләп хатын-кызын берләштерде. 

Әлеге чарага Бикколдан Дәһинә Вәлиәхмәтова да чакырылган иде. 

“Улыбыз махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк анда, – диде ул. – Армиядә хезмәт иткәч, контракт буенча калды, махсус хәрби операция башлангач, хезмәтен дәвам иттерде. Без аны бик сагынабыз һәм кайтуын көтәбез”. 

Әйтүенчә, әлеге проект башка сугышчыларның әниләре һәм якыннары белән аралашырга, үз геройларын өмет белән көтәргә мөмкинлек бирә. 

Чулпаннан махсус хәрби опер аци ядә 22 яшендә һәлак булган Александр Малыгинның әтисе белән әнисе проектка улларының кителен һәм хәрби фуражкасын алып килгәннәр иде. Надежда Леонидовнаның кулларында улының портреты, Сергей Николаевичта – аның Батырлык ордены. Морозовлар гаиләсендә дә герой турындагы хәтер кадерле ядкәр булып саклана. 

“Махсус хәрби операциягә башта улыбыз, аннары, аңа теләктәшлек күрсәтү өчен, тормыш иптәшем китте, – дип уртаклашты Светлана Морозова. – Алар төрле юнәлештә хезмәт иттеләр. Улыбыз һәлак булды”. 

Әлеге хатирәләрне күңелендә яңарту җиңел түгел аңа, ана кешенең күз яшьләре кипми дә. 

“Олег 2024 елның 26 сентябрендә Курск өлкәсен яклаганда һәлак булды, – дип дәвам итте геройның кыз туганы Виктория Шухрова. – Үзе үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнде. Әлеге проект бик мөһим дип саныйм. Без үз геройларыбыз белән горурланабыз”. 

Оештыручылар әйтүенчә, әлеге фотопроект үзенчәлекле мәгънәгә ия. 

“Аңа Оксана Викторовна Бородина нигез салды, һәм ул бүген ирләре, уллары, әтиләре Ватан сагында торган һәм якыннары үз бурычларын ахыргача үтәп, мәңгелеккә күзләрен йомган кешеләрне берләштерә. Безнең өчен һәр геройның тормыш иптәше – кыз туганыбыз, баласы – үз балабыз, әнисе – үз әниебез кебек якын кешеләр. Шуңа күрә без Нурлат районына үз күңел җылыбызны бүләк итү һәм геройларның әниләренә рәхмәт белдерү өчен килдек. Һәр солдат артында көчле, батыр йөрәкле хатын-кыз тора. Алар ялгыз түгеллекләрен белергә тиешләр, без бер зур гаилә”, – дип уртаклашты “Офицерлар һәм хәрбиләрнең тормыш иптәшләре берлеге” төбәкара оешмасы активисты, хәрби офицерның тормыш иптәше, күпбалалы әни Эльвира Узбекова. 

Фотозона шәһәр Мәдәният сараенда оештырылган иде. Оештыручылар әйтүенчә, фотосурәтләр республикакүләм, федераль мәйданчыкларда урнаштырылачак, шулай ук һәр геройның гаилә архивында сакланачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев