Нурлатта язгы өмәләр 1 апрельдән башланып китәчәк
Санитар-экологик икеайлык 31 майга кадәр дәвам итәчәк.
2026 елның 1 апреленнән 31 маена кадәр районда торак пунктлар территорияләрен тәртипкә салу буенча санитар-экологик икеайлык үткәреләчәк.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары күрсәтмәсе буенча бу чорда предприятиеләр, оешмалар һәм авыл җирлекләренә үзләренә беркетелгән урамнар һәм территорияләрдә даими рәвештә санитар-чистарту эшләре үткәрергә тәкъдим ителә. Икеайлык барышында калдыкларны рөхсәтсез саклау урыннарын юк итү мәсьәләләренә аеруча зур игътибар биреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев