Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта ислам дине нигезләрен өйрәнүче балалар “Яшь галим-2026” исеме өчен көч сынашты

Район бәйгесе Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге тәгълим үзәгендә узды.

Абыйлы-сеңелле Кәрим һәм Язгөл Вәлиуллиннар менә инде берничә ел ял көннәрендә шәһәрнең Үзәк мәчетендә оештырылган дини курсларда шөгыльләнәләр. Бу чор эчендә пәйгамбәрләр тарихы, шәригать кануннары буенча шактый белем үзләштергәннәр, Коръән сүрәләрен, гарәп телен тирәнтен өйрәнәләр. Балаларның белем дәрәҗәсен бәйге барышында да бәяләргә мөмкин булды: мөхтәсиб ярдәмчесе, Үзәк мәчет имам-хатыйбы Руслан хәзрәт Фәрхетдинов үткәргән викторинаның һәр соравына диярлек җаваплары әзер иде аларның.

"Уку дәверендә ике калын дәфтәр тутырып язганнар, бәйге алдыннан барысын да бергә кабатлап чыктык. Искиткеч, мин белмәгәннәрне дә беләләр", – диде алар өчен җан атарга килгән әбиләре Резеда Зәйниева. 

Дүрт дистә елдан артыграк гомерен мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләүгә багышлаган ханым үзе дә Нурлатта һәм “Апанай” мәдрәсәсендә дини тәгълимат үзләштерә, һәм оныкларының уңышларына сөенеп бетә алмый.

"Дини тәрбия халкыбызның телен, гореф-гадәтләрен дә саклап калырга ярдәм итә, үсеп килүче буынны тәртипле, мәрхәмәтле булырга, өлкәннәрне ихтирам итәргә өйрәтә. Элегрәк, мәчет манарасын кискәч тә, әбиләребез тәрәзә пәрдәләрен ябып, күршеләр белән җыелып намаз укый торган булганнар бит, традицияләребезгә тугрылык мисалы бу", – диде Резеда Атнагуловна.

Балаларның тырышлыклары бушка китмәде: Кәрим малайлар арасында – 2, Язгөл кызлар арасында 1нче урыннарга лаек булдылар. Иң күп – 100дән 85 баллны исә гимназиянең 4нче сыйныфында укучы Хәниф Фәрхетдинов җыйды.

"9 яшемдә Коръәннең 1 җүзен (30дан бер өлеше – ред.) яттан белә идем инде, – дип уртаклашты ул. – Әтием кечкенә вакыттан ук минем белән гарәпчә сөйләшергә тырыша, шуңа телне яхшы ук беләм, берничә тапкыр кече хаҗда да булдым. Бүген җиңү яулармын дип уйламаган да идем, бик шатландым".

Бәйге өч – язмача эш, викторина һәм Коръән сүрәләре уку этапларыннан торды. Шул рәвешле, балаларга үз белемнәрен төрле яктан күрсәтергә мөмкинлек туды. Араларында шәһәр һәм авыл мәчетләре каршында оештырылган дини курсларда, өйләрендә әти-әниләре кул астында, төрле онлайн мәктәпләрдә белем алучылар да бар иде. 

"Эшләрне тикшерү барышында балаларның дини белемле булулары күренде, шөкер, безгә лаеклы алмаш үсеп килә", – дип билгеләп үтте район мөхтәсибе Якуб хәзрәт Сәлахетдинов.

Оештыручылар бүләкләрне дә мулдан әзерләгән: җиңүчеләр һәм призерлар планшет, тегү машинасы, аэрогриль, “акыллы” колонка кебек саллы бүләкләргә лаек булды, Коръән аятьләре укучылар аерым билгеләп үтелде. Гомумән, бу көнне беркемгә дә буш кул белән кайтып китәргә туры килмәде: катнашучыларның барысы да грамоталар һәм татлы бүләкләр алды.

“Яшь галим” бәйгесен быел икенче тапкыр, район күләмендә зурлап оештырдык. Балаларда дин нигезләрен өйрәнүгә кызыксыну уяту максаты белән аны традицион итәргә ниятлибез", – диде Руслан хәзрәт Фәрхетдинов.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев