Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта юлларны ремонтлау һәм юл хәрәкәте иминлеге: нәтиҗәләр һәм 2026 елга планнар

Юллар сезоны башланыр алдыннан без юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча муниципаль комиссия рәисе Әсгать Габдуллин белән әңгәмә кордык.

Әсгать Касыймович, узган елда төбәк һәм муниципальара әһәмияттәге юлларда планлаштырылган чаралар кысаларында эшләр нинди күләмдә башкарылды?

“Эшләр комплекслы рәвештә һәм финанслауның төрле юнәлешләре буенча алып барылды. Юлларны карап торуга кагылсак, әлеге максатларга 273,8 миллион сум акча юнәлтелде, бу юллар һәм ясалма корылмаларга хезмәт күрсәтү белән бәйле. Ремонтка килгәндә, монда да саннар шактый саллы. Чистай-Аксубай-Нурлат, Кузайкино-Нурлат һәм башка автомобиль юлларын ремонтлауга 165,97 миллион сум бүлеп бирелде. “Тормыш өчен инфраструктура” илкүләм проектына аерым тукталасым килә. Аның кысаларында без 210 миллион сумга юллар ремонтладык, шулай ук тагын 94,3 миллион сумга Нурлат шәһәрен әйләнеп узу, авылларга килү юллары норматив хәлгә китерелде”. 


Ә шәһәрдә һәм авыллардагы юлларның торышы ничек?

“Биредә берничә финанслау чыганагы җәлеп ителде. Беренчедән, муниципаль юл фонды чаралары – 39,8 миллион сумга без Красноармейская урамын тәртипкә китердек, Вахитов урамында тротуар ясадык, Линейная, Халиков, Семенов һәм башка урамнарда да эшләр башкарылды. Икенчедән, асфальт катламын ремонтлау программасы буенча 15 миллион сумга Гыйматдинов һәм Карл Маркс урамнарындагы участоклар яңартылды. Вак таш-ком катламы җәю программасы бик мөһим: 20 миллион сумга без Көрнәле Әмзә авылындагы Центральная урамында, Ключидагы Казанская урамында юлларны төзекләндердек. Өстәмә бүлеп бирелгән 80 миллион сум исәбенә шәһәрдәге Маяковский һәм Молодежная урамнары ремонтланды, 165,3 миллион сумга тулаем юл-урам челтәре яңартылды, аларга Карл Маркс һәм Совет урамнары да керде”. 

Масштаблы эшләр алып барылуы күренә. Ә бюджеттан тыш чыганаклар ничек җәлеп ителә?

“Бу да бик мөһим. Нефть компанияләренә хәйрия ярдәме күрсәтүләре өчен зур рәхмәт. Алар 14 миллион сумнан артыграк акчага Нурлат районы үзәк хастаханәсе территориясендәге юл катламын ремонтларга ярдәм иттеләр, шулай ук Елаур һәм Красномайский юлларына вак таш түшәп чыктылар. Әлбәттә, үзара салым программасы да гамәлдә. Халык үз авыллары һәм район тормышында актив катнаша. Программа кысаларында җыелган 21,9 миллион сумга без юлларны тигезләү, чокырларны ремонтлау һәм кирәкле урыннарга вак таш түшәү эшләрен башкардык”. 

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен нинди чаралар күрелде?

“Ремонт белән беррәттән, без бу мәсьәлә өстендә дә актив эшләдек. Горизонталь һәм җәяүлеләр разметкалары ясалды. Өстәмә рәвештә 22 светофор секциясе урнаштырылды, 57 яңа юл билгесе куелды һәм искергәннәре алыштырылды. Шул ук вакытта беркетмәгә кертелгән бурычларны үтәүгә аеруча зур игътибар бирдек: Дружба, Тарн-Вар, Совет урамнарында, Көнбатыш микрорайонында яңа билгеләр пәйда булды. Тизлекне киметү өчен 13 ясалма юл тигезсезлеге ясалды, шуларның 6сы – шулай ук беркетмәләр буенча. Моннан тыш, муниципаль юл фондыннан калган чаралар хисабына (бу 2,76 миллион сум), без Чулпан авылында юл билгеләре урнаштырдык һәм шәһәрнең Линейная, Куйбышев урамнарында, Садовая урамының бер өлешендә тротуарлар ясадык”. 

Юлларның сыйфатын арттыру һәм юл-транспорт һәлакәтләренең санын киметү өчен агымдагы елда нинди эшләр башкару планлаштырыла?

“Планнар күләм ягыннан да, финанслау ягыннан да бик җитди. Төбәк һәм җирле әһәмияттәге юлларда планлаштырылган эшләрнең гомуми суммасы 1 миллиард 827 миллион сум тәшкил итәчәк. Шул сумманың 1 миллиард 453 миллионы – төбәк юлларына, ә 374 миллионы җирле юлларга тотылачак. Эре объектлар арасында Нурлат-Чуваш Тимерлеге, Кузайкино-Нурлат-Иске Чаллы автомобиль юллары участокларын капиталь ремонтлау бар. “Тормыш өчен инфраструктура” илкүләм проекты кысаларында эшләрне дәвам иттерәчәкбез. Чистай-Аксубай-Нурлат юлын ремонтлауга 43 миллион сум, шулай ук бу трассаның ике участогын норматив хәлгә китерүгә 300 миллион сум каралган. Нурлат-Чуваш Тимерлеге-Красномайский автомобиль юлын реконструкцияләүне аерым билгеләп үтәсем килә, ул 256,9 миллион сумга төшәчәк. Бу торак пунктлар инфраструктурасын үстерүгә бик җитди кертем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев