Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта “Юмарт икмәк” район фестиваль-бәйгесе узды

Ул гаиләләрендә борынгы икмәк пешерү рецептларын кадерләп саклаучы нурлатлыларны берләштерде.

“Грани” мәдәни-ял үзәге коллективы аны Социалистик Хезмәт Герое Шәриф Хафизов истәлегенә багышланган хәтер чарасы кысаларында үткәрде. Һәм бу очраклы түгел иде: Шәриф Сәгыйрович җитәкләгән “Дружба” колхозы үзвакытында икмәк уңышы белән бөтен Советлар Союзына дан тоткан бит. 

«Истәлек чарасын быел өченче ел оештырабыз. Ел саен программаны төрләндерергә тырышабыз. Россия халыклары бердәмлеге һәм Татарстанда хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елларында чарага милли төсмер өстәп, гаиләләрдә сакланып калган икмәк пешерү традицияләрен дә барларга булдык», – дип сөйләде “Грани” үзәге җитәкчесе Динә Хөҗҗәтова. 

Андреевкадан Надежда Иванова фестивальгә мичтә пешкән зур икмәк алып килгән иде. 

«Аның рецепты буыннан-буынга тапшырылып килгән, миңа исә каенанам өйрәтеп калдырды. Мин үзем төпчек, 8нче бала булып үстем, кияүгә дә күпбалалы гаиләгә чыктым. Ике көнгә бер тапкыр 10шар ипи пешерә идек. Бүген инде мичебез юк, шулай да зур бәйрәмнәр – туйлар, Уяв, Пасха уңаеннан пешерергә тырышабыз, балаларның да кунакка кайткач иң яраткан сыйлары ул», – дип сөйләде Надежда Павловна. – Рецепты гади, әмма аны әзерләү өчен тәүлек ярым вакыт кирәк. Камыр башын колмактан ясыйбыз, аны ел саен көздән әзерләп калабыз, авылыбыз янындагы чокырлы җирдән җыеп киптерәбез, гадәттә җитен капчыкта саклыйбыз. Гомумән, әлеге камырдан берничә төрле чуваш милли ризыгы әзерлибез». 

Ивановлар гаиләсендә милли эчемлек – сыра рецепты да үзенчәлекле. Надежда Павловна әйтүенчә, пешекче булып эшләгән каенанасы аны элегрәк колхоз рәисе заявкасы буенча флягалап район Уявына әзерли торган булган. 

«Тәмлелегенең серен беркем белән дә бүлешмәгән ул вакытта, бары миңа гына әйтеп калдырды: җимешләрдән тыш карамель конфетлары сала торган булган», – дип уртаклашты ханым. 

Надежда Иванованың гаилә каравае жюри әгъзаларының да югары бәясенә лаек булды. Гомумән, фестивальдә катнашкан һәркемнең үз аш-су сере, гаилә тарихы бар иде. Салдакайдан килендәшләр Таисия һәм Гүзәл Хәмидуллиналар, мисал өчен, икмәкләрен бүген дә каенаналары ысулы буенча укроп орлыклары салып пешерәләр. Фестиваль катнашучылары үз икмәкләрен тәкъдир итү өлешенә исә иҗади якын килеп әзерләнгәннәр. Әйтик, Бикколдан Зөлфия Закирова “Әнием әпәе” дигән шигырь иҗат иткән. 

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы залда, Шәриф Хафизов хәтерен яд кылырга килгән күпсанлы нурлатлылар, мәктәп укучылары катнашында узды. Чараның интерактив өлешендә иң күп сорауларга җавап бирүчеләр дә Социалистик Хезмәт Героеның оныгы Айдар Хафизовтан махсус бүләкләргә лаек булдылар. 

«Мин бабабызның өлкән оныгы. Ул арабыздан киткәндә өченче сыйныфта гына укый идем, шулай да хәтеремә ул гадел һәм игелекле кеше булып кереп калды. “Дружба” колхозы ул вакытта ат чабышларында үз чабышкыларын тәкъдим итә иде, бабам ул чараларга мине дә алып бара, җитәкләп йөри һәм һәркемне: “Бу минем оныгым”, – дип горурлык белән таныштыра иде. Без аның якты хәтерен тирән хөрмәт белән саклыйбыз, фамилиясен горурлык белән йөртәбез. Нурлатлылар да онытмыйлар, рәхмәт», – диде Айдар Фәридович. 

Әлеге чара чын мәгънәсендә борынгы традицияләрне яңартып, легендар шәхес Шәриф Хафизовның якты истәлеген олылау һәм буыннар чылбырын ныгыту өчен күркәм мәйданчыкка әверелде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев