Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта күпфатирлы йортларга  капиталь ремонт башланды

Күпфатирлы йортларга капиталь ремонт буенча республика программасы тормышыбызга ныклы үтеп керде.

Программа эшли башлаганнан бирле ел саен шәһәребездә дистәләгән йорт яңара.

Тимер юлчылар микрорайонындагы Красноармейская урамы яңа төс ала: берничә ел элек юл эшләре программасы кысаларында муниципаль юл фондлары средстволары хисабына асфальт юл салганнар иде, соңгы елларда биредә күпфатирлы йортлар калкып чыкты, шуларның өчесен агымдагы ел башында тапшырдылар. Бу көннәрдә әлеге урамда республика программасы кысаларында күпкатлы йортларның берсендә капиталь ремонт бара.

Галина Молчанова Красноармейская урамының 61нче йортында 44 ел, инде гомере буена яши дисәк тә була, балалары да биредә үсеп җиткән.

 – Ремонтны күптән көттек, – дип уртаклашты ул. – Торак фондны шәһәргә тапшырганда йортта ремонт булган иде үзе, әмма болай тышкы ягын да ясаганнары юк иде әле. Яхшы итеп, тырышып эшлиләр.

 Башка күршеләре сыман ук, Галина Григорьевна да республика программасының үзләренә килеп җитүеннән канәгать.

Түбәдән су үтә, подъезддагы ишек, тәрәзәләр дә искергән булган: йортта яшәүчеләрнең фатирларындагы яңа пластик тәрәзәләр янәшәсендә бу аеруча сизелә иде. Капиталь ремонт кысаларында исә подрядчы аларны да алыштырачак.

Без килгәндә төзүчеләр түбә ябу һәм фасад эшләре белән мәшгуль иде.

 – Йорт 1957 елда төзелгән булган, – дип үзләренә ышанып тапшырылган объектның тарихы белән таныштырды подрядчы компания җитәкчесе Руслан Хәсәнҗанов. – Ремонтка 25 мартта керештек, эшне канализация системасыннан башладык. Аны һәм су челтәрләре ремонтын тулысынча тәмамладык, калганы буенча эш дәвам итә: электриканы, җылылык системасын алыштырачакбыз. Тышкы челтәрләргә җир эрегәннән соң керешергә мөмкин булачак. Бу объектта эшләрнең 6 төре башкарылачак. Куелган вакытка өлгертәчәкбез.

Матур кояшлы көндә эш тә тиз бара. Александр Гольнев җитәкчелегендәге түбә ябучылар бригадасы бер минутка да туктап тормый. Язгы һава торышын алдан фаразлап булмый бит. Шуңа да түбәне өлешләп алыштыралар.

 – Түбәнең бер өлешен сүттек, бәбкәләр системасын алыштырдык, парапетлар куйдык, хәзер түбә ябучылар рәшәткәлекләр кага, аңа изоляцияләүче материал ябып, өстенә профнастил җәячәкбез.

Түбәнең бу өлешендә эшләрне тәмамлагач, икенчесен сүтеп, яңадан җыячакбыз. Барлык такталар – бәбкәләр, рәшәткәлекләрне дә янгынга каршы средство белән эшкәртәчәкбез, – диде Руслан Ильясович, фатирларга яңгыр үтмәсен һәм түбә ябучыларның куркынычсызлыгы өчен дә барлык чараларның күрелүен билгеләп. – Гомумән, куркынычсызлык техникасы бездә беренче урында: йортны махсус тасма белән уратып алдык, һәркем каска, жилет, билбаулардан, боларның барысы да ныклы контроль астында. Бер үк вакытта 5 кешелек фасадчылар бригадасы профильләрдән каркас җыю һәм стенаны тышкы яктан минераль мамык белән җылыту эшләрен алып бара, алар тәмамлангач металл сайдинг белән тышлауга керешәчәкләр.

– Түбә ябучылар һәм фасадчылар бригадасы җаваплы, эшне сыйфатлы һәм тиз башкарырга тиешләр, – ди подрядчылар җитәкчесе.

Әлеге капремонт объекты, шәһәрдәге башкалары сыман ук, контрольлек итүче структураларның да даими игътибары астында. Әмма, кем әйтмешли, мондый очракларда халык үзе иң яхшы контролер. Менә алардан бер генә кимчелекне дә яшереп калам димә. Әмма бу очракта әлегә дәгъва белдерүчеләр юк.

– Фатирларда, мәсәлән, канализацияне алыштырдылар, бик яхшы, чиста эшләделәр, алардан соң бер нәрсәне дә үзгәртеп ясарга туры килмәде, – ди Галина Молчанова.

Подрядчылар исә йортта яшәүчеләр контрольлек итүгә караганда күбрәк булышырга тырыша, ди: ремонтчыларның эшен күреп, кемдер кайнар чәй тәкъдим итә, я булмаса җылы сүз белән күңелләрен күтәрә.

...Түбәдән чүкеч тавышы ишетелә, ә фасадның үз “музыкасы” – перфоратор һәм дрель тавышлары бөтен урамга яңгырый. Мондый тавышларга йортта яшәүчеләр шат кына: быел 64нче туган көнен билгеләп үтүче йорт моны күптән көтте бит инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев