Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта - күргәзмә поезды

Узган шимбә-якшәмбедә Нурлат тимер юл вокзалында "Россия тимер юллары" ААҖнең Күчмә күргәзмә-лекцион комплексы уникаль поезды эшләде.

Составында 8 вагон-экспозиция булган махсуслаштырылган поезд тимер юл транспорты, нанотехнологияләр, энергетика буенча казанышлар һәм кадрлар әзерләү буенча заманча проектларны тәкъдим итә.
Экскурсиягә килүче нурлатлыларны экскурсоводлар тәкъдим ителгән экспозицияләр белән таныштырдылар. Һәр вагонның үз темасы. Мисал өчен, "Россиядә тизлекле һәм югары тизлекле хәрәкәт үсеше", "Россия тимер юлларының күчмә составы", "Тимер юллар инфраструктурасы", "РОСНАНО" дәүләт корпорациясенә багышланганнар бар иде. "Нанотехнологияләр", "Энергия саклау, энергоэффективлылык һәм экологик иминлелек", "Конференцияләр һәм лекцияләр", "Яшьләр һәм кадрлар сәясәте. "Россия тимер юллары" ААҖнең тренажер комплексы", "Заманча атом-төш технологияләр". "Росатом" дәүләт корпорациясе вагоннары белән танышкан нурлатлыларның тәэсирләре искиткеч булды.
- Бүген генә дә экскурсиядә 600ләп нурлатлы булды. Биредә тәэсиргә тиз бирелүчән халык яши. Аеруча балалар бик яратып карады вагоннарны,- ди Күчмә күргәзмә-лекцион комплексы поезды начальнигы Денис Алексеенков. Дөньяда бердәнбер булган поездның әле эшли башлавына да 3 августта 1 ел гына була икән. - Россиянең 150 шәһәрендә булырга өлгердек, һәм моңа кадәр Казанда булган идек. Ә хәзер график буенча - Куйбышев тимер юлы. Нурлатка транзит аша Башкортостанга барганда тукталдык. Бәлки кайтканда янә биредә тукталырбыз, - ди поезд начальнигы.
Нурлатлы Вера Ермилова күргәзмә комплексы белән танышырга кызыксынып килгән.
- Үзем тимер юл системасында эшләсәм дә, мондый поездны беренче күрәм. Бик мавыктыргыч, кызыклы экскурсия булды әле, - ди ул тәэсирләре белән уртаклашып. Хезмәт ветераны М.Сираев та әлеге күргәзмә белән танышканнан соң үз фикерләрен белдерде:
- Поездда Россия күләмендә булган казанышлар тәкъдим ителгән. Беренче һәм икенче вагоннарны Россия тимер юлларының 175 еллыгы уңаеннан җиһазландырсалар да яхшы булыр иде, - диде ул теләген дә җиткереп.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат тимер юл вокзалы Россия тимер юллары РОСНАНО

2
X