Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта «Күңел кушуы буенча» патриотик фестивале узачак

Бәйрәм Үзәк паркта 14.00 сәг.тә узачак.

2 февраль – Россиянең Хәрби дан көнендә Үзәк паркта “Күрше” республика фестивале кысаларында “Күңел кушуы буенча” патриотик фестивале узачак.

Бәйрәм программасында:

Патриотик җырлар концерты;

“Россия, алга!” флешмобы;

 Хәрби-гамәли спорт төрләре буенча коллективлар арасында ярышлар;

 “Нурлат Бөек Ватан сугышы елларында” викторинасы;

Тыл хезмәтчәннәрен һәм хәрби хәрәкәтләр ветераннарын бүләкләү тантанасы;

 Балалар өчен күңел ачу чаралары.

Шулай ук бу көнне паркта “Барысы да Җиңү өчен. Нурлат” фондының һәм Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре тарихы төбәк музееның уникаль күчмә экспозицияләре эшләячәк. Барлык кунаклар өчен дә – кайнар чәй һәм коймак.


Бәйрәм 14.00 сәг.тә башлана. Бөтен гаиләгез белән килегез! 

0+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев