Нурлатта Кырымның Россиягә кушылу көненә багышланган чаралар үтте
Алар яшьләрне дә, өлкәннәрне дә берләштерде.
Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре тарихы төбәк музеенда оештырылган “Без бергә” дип исемләнгән танып-белү лекциясе төп чараларның берсе булды. Монда интернат-мәктәп укучыларына ярымутрауның тарихы турында сөйләделәр, аның Россия белән кабат кушылуы Кырым һәм Севастопольнең үсешенә зур этәргеч бирүен билгеләп үттеләр. Бу вакыт эчендә элек тормышка ашыру мөмкин булмаган проектлар гамәлгә куелган. Лекция барышында Кырым күпере, “Таврида” трассасы, “Симферополь” халыкара аэропортының яңа терминалы төзелеше һәм ярымутрау тормышын үзгәрткән башка мөһим инфраструктура объектлары турында сөйләделәр.
Шул көннәрдә “Сәләт” балалар сәнгать мәктәбендә дә “Кырым язы” дип исемләнгән тематик концерт узды. Яшь талантлар тамашачыларны вокаль һәм хореографик номерлар белән сөендерделәр, шулай ук Кырымның табигате һәм архитектурасына багышланган эшләр күргәзмәсен тәкъдим иттеләр.
Чаралар шәһәрнең Үзәк мәйданында дәвам итте: биредә волонтерлар мәгълүмати буклетлар тараттылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев