Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм йөзеннән хәйрия концерты узды

Нурлат районында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү максатыннан оештырылган “Геройлар вакыты” исемле киң колачлы хәйрия марафоны старт алды.

Беренче концерт “Грани” мәдәни-ял үзәгендә узды.

Марафон районның 17 торак пунктын колачлаячак һәм Җиңү көне алдыннан шәһәр Мәдәният сараенда зур патриотик чара белән тәмамланачак. Концертларны оештыручы Марина Сапожникова билгеләп үткәнчә, хәйрия концертлары күптән инде күркәм традициягә әверелде.

“Мондый концертлар – сугышчыларыбыз өчен иң кирәкле әйберләргә акча җыю гына түгел, ә көчле рухи ярдәм дә. Бу юлы чаралар циклын “Геройлар вакыты” дип атадык. Бүгенге геройлар – ул махсус хәрби операциядә катнашучылар гына түгел, ә аларга тылда ярдәм итүчеләр дә: волонтерлар, әниләр, сугышчыларның тормыш иптәшләре”, – диде ул.

Кичәнең үзенчәлекле мохитен кайгыртучанлык белән оештырылган кыр кухнясы тагын да баетты. Кунакларны солдат боткасы, чәй һәм татлы ризыклар белән сыйладылар. “Грани” үзәге директоры Динә Хөҗҗәтова сүзләренә караганда, бу чараның төп идеясе – бигрәк тә Рамазан аеның изге көннәрендә – җылы, ихлас мохит тудыру.

Концерт башланыр алдыннан тамашачыларны шәһәр башлыгы урынбасары Николай Липатов, “Хәрби туганлык” оешмасының җирле бүлеге җитәкчесе Зиннур Мотаһиров һәм Динә Хөҗҗәтова сәламләделәр.

Концерт программасы бай булды. Тамашачылар сәхнә осталарының, шәһәр һәм район иҗат коллективларының чыгышларын җылы кабул итте. Самара өлкәсеннән килгән кунаклар башкаруындагы бард җырлары кичәнең аеруча матур бизәге булды.

Нурлат районында хәйрия концертлары инде өченче ел рәттән үткәрелә. 2024 елдан башлап 69 патриотик чара уздырылган, алар барышында 4 миллион сумнан артыграк акча җыелган. Барлык чаралардан да махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүгә юнәлтелгән. Зиннур Мотаһиров сүзләренә караганда, быелгы язгы концертлар кысаларында җыелган акчалар сугышчылар өчен мототранспорт сатып алуга тотылачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев