Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта мөһим кагыйдәләрне күңелле уеннар аша өйрәтәләр

Шул көннәрдә Халыклар дуслыгы йорты сәхнәсе бер сәгатькә мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге шәһәр балалары өчен юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү мәйданчыгына әверелде – биредә Яр Чаллы шәһәренең “Калейдоскоп” театры артистлары “Н. шәһәрендәге могҗизалар” дип аталган спектакль күрсәттеләр. 

Тамаша республиканың “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУсы башлангычында һәм районның мәгариф бүлеге теләктәшлеге белән оештырылды. 
– Кызыклы уен формасында төзелгән спектакльдә артистлар белән бергә нәни тамашачылар да катнаша. Бу аларга юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен ныгытырга, яңаларын үзләштерергә, һәм, күнекмәләрен тормышта кулланып, юл-транспорт һәлакәтләреннән сакланырга мөмкинлек бирә, – диде учреждениенең Нурлат шәһәрендәге территориаль идарәсе профилактика бүлеге начальнигы Гөлфия Гыймалтдинова.
“Юл йөрү кагыйдәләрен һәркем белергә тиеш” программасы кысаларындагы әлеге белем бирү проекты белән театр артистлары инде республиканың төрле шәһәрләрендә чыгыш ясарга өлгергәннәр, ә менә Нурлатка беренче тапкыр гына килүләре. Эдуард Сабанцев һәм Маргарита Шумкина башкаруындагы юл хәрәкәте иминлеге инспекторы, зоопарктан качкан маймыл белән тутый кош, хәтта барлык кагыйдәләрне бозып, юл билгеләрен бозып йөрүче шымчы Гуглов та балаларның күңелләренә хуш килде. 3нче мәктәпнең 5А сыйныфы укучысы Булат Ибраһимов хәтта спектакль ахырында үзенең киләчәктә юл-патруль службасы хезмәткәре булырга теләвен дә белдерде.
– Без бирегә 16 бала белән килдек, – дип фикерләре белән уртаклашты “Кыңгырау” балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлкәй Хвалева. – Юл йөрү кагыйдәләрен кече яшьтән үк өйрәнә башлау мөһим, һәм мондый тамашалар җиңел формада кирәкле материалны үзләштерергә ярдәм итә. Без бакчада балалар һәм аларның әти-әниләре белән махсус программалар нигезендә нәтиҗәле эшчәнлек алып барабыз, юл хәрәкәте билгеләре һәм башка кирәкле әсбаплар белән җиһазланган бүлмәдә, ишегалдындагы мәйданчыкта һәрдаим шөгыльләнәбез. 
Ә балалар тамашада кабатлаган һәм үзләштергән белемнәрен гамәлдә үк күрсәтә дә алдылар: бик теләп уеннарда катнаштылар, берсеннән-берсе уздырып сорауларга җаваплар бирделәр, сәхнәгә биремнәр үтәргә чыккач та, сынатмадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев