Нурлатта мобиль репортерлар тәртип салырга булыша
Мобиль репортер акциясенә чакыруыбызга беренче булып шәһәрдән хәбәр керде. Адрес - Суворов ур., 10. "Мондый тәртипсезлек 2014 елдан бирле күзәтелә. "Төзкләндерү" җәмгыяте эшчеләр тракторга сыймаган чүпләрне, әнә шулай юл астына гына төртеп калдыралар.
Тиздән биредә икенче каты көнкүреш калдыклары полигонын ачып булачак. Мондый күренеш шәһәребезне бер дә бизәми бит. Аларны да аңларга була, бәлкем, эшчеләре җитем бетмидер. Әмма халык та бер гаепсез түгел: чүпләрен контейнерга ташламыйча, аның тирәсенә генә ташлап калдыралар", - беренче мобил репортерыбыз фотофактлар белән әнә шундый хат юллаган. Авторның адресны күрсәтүе дә яхшы. Без аны административ комиссиягә тапшырачакбыз һәм хәлнең үзгәрүен бергәләп көтәрбез.
Мобиль репортерлар, ә сездән яңа хәбәрләр көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев