Нурлатта пилотсыз очу аппаратларыннан яшеренү өчен күпфатирлы йортлардагы 99 подвал барлык кагыйдәләргә туры килә
Гагарин урамының 14нче йорты подвалына төшү юлы урам якта, подъезд янында урнашкан.
Йорт фасадына әллә каян күренерлек итеп кызыл төстәге зур хәрефләр белән “ышыклану урыны” дип язылган элмә такта эленгән, биредә үк подвал ачкычы саклана торган слесарьнең телефон номеры күрсәтелгән. Ишеген ачып, аска төшкәч тә, югалып калырмын, димә: бина стенасында уклар белән тиешле юнәлешләр билгеләнгән. Йорт караган “НурлатДом” идарәче компаниясе җитәкчелеге ышыклану урынына куелган таләпләр нигезендә аны тулысынча тәртипкә китергән: кешеләргә утыру өчен эскәмияләр урнаштырылган, суүткәргеч сузылган, үзәк канализациягә тоташтырылган сантехника төзек хәлдә, подвал бүлмәләре коры, җылы, якты. Өстәвенә, гадәттән тыш хәлләр килеп туган очракка шешәләрдә эчә торган су, консервалар, аптечка да кайгыртылган.
“Безнең идарәче компания 33 йортка хезмәт күрсәтә, аларның 12сендәге подваллар ышыклану урыны итеп җайлаштырылды, хәзерге вакытта алар 70 процентка әзер. Барысында да үзәкләшкән рәвештә унитаз кую мөмкин түгел, шуңа хәзерге вакытта аларны бәдрәф өчен җайлаштырылган савытлар белән тәэмин итү өстендә эшлибез, – дип билгеләп үтте идарәче компания җитәкчесе Ольга Суркова. – Халыкка ышыклану урыннары турында мәгълүматны даими җиткереп торабыз, мессенджерлардагы йорт чатлары аша белешмәлекләр таратабыз, подъезд ишекләренә эләбез. Подвалларга төшү юлы подъезд эчендә булса, куркыныч хәлләр килеп туган очракта биредән үтүчеләр дә кереп ышыклана алсын өчен, подвалларның ишекләрен бикләмибез”.
Карл Маркс урамының 21нче йорты подвалы исә өч йорт халкына ышыклану өчен исәпләнгән. Йортка хезмәт күрсәтә торган “Нурлат шәһәренең Торак” идарәче компаниясе җитәкчесе Лариса Фадеева әйтүенчә, бирегә 120ләп кеше сыя. Подвал ышыклану урынына куела торган төп таләпләргә тулысынча җавап бирә: ут, су кертелгән, утырып тору өчен урыннар көйләнгән. Гомумән, шәһәрдәге ышыклану урыннарының барысы да махсус комиссиянең күз угында: район башлыгы Дамир Ишкинеев рәислегендә гражданлык оборонасы, район башкарма комитеты һәм идарәче компанияләр хезмәткәрләре даими рейдларга чыгалар. Кирәк булган очракта җаваплы затларга аларны норматив хәлгә китерү буенча тиешле күрсәтмәләр бирелә, биналарның чисталыгы, авырлыксыз керү мөмкинлеге, күрсәтмә билгеләр белән җиһазлануы да игътибарга алына.
“Узган ел район комиссиясе үткәргән тикшерү барышында шәһәрдәге торак йортларның 99 подвалы пилотсыз очу аппаратлары куркынычы вакытында халыкка ышыклану өчен яраклы дип табылды, – дип билгеләп үтте район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Айрат Морзаханов. – Ышыклану урыны – түшәме җир тигезлегеннән югары булмаган тирән бина. Ул подвал, цоколь каты, гараж, склад һәм башка корылма булырга мөмкин. Кешеләр тирән биналарда кимендә 12 сәгать ышыкланып тора ала. Ышыклану урыны яшәү яисә эш урыныннан – 500 метрга кадәр, аерым очракларда 1 километрга кадәр ераклыкта булырга тиеш. Боларның барысы да исәпкә алынды”.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан кисәтүләренчә, куркыныч янаганда подвалга төшү мөмкинлеге булмаса, йорттагы кешеләргә тәрәзәләрсез, мисал өчен, ванна яисә кладовка бүлмәсенә кереп, идәнгә утырырга, урамда калучыларга якын-тирәдәге корылмага яисә агачлар, стена артына качарга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев