Нурлатта “Россия өметләре” фестивале үтәчәк
Ул “Күрше” республика фестивале кысаларында оештырыла.
18 февральдә Нурлатның Журналистлар скверында “Күрше” кышкы республика фестивале кысаларында “Россия өметләре” бәйрәме узачак.
Программада:
- “Дуслык агачы” яктылык конструкциясен ачу;
- “Без бердәм” гаилә турниры;
- Ватанпәрвәрлек темасына җирле авторларның шигырьләрен сөйләүчеләр конкурсы;
- “Дуслык” газетасында игълан ителгән “Күрше хакы – тәңре хакы” бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү;
- Районның волонтерлык берләшмәләре әгъзаларын хөрмәтләү.
Бәйрәмдә волонтерлык берләшмәләре эшләнмәләре күргәзмәсе белән танышырга мөмкин булачак, балалар өчен уеннар оештырылачак, район үзешчәннәре чыгыш ясаячак. Бәйрәм 15.00 сәг.тә башлана. 0+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев