Нурлатта "Ситроен" машинасы мопедны бәрдерде
28 сентябрьдә Совет урамындагы "Актай" кибете янында 20.40та килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтендә 17 яшьлек егет зыян күрә.
"Ситроен" машинасы шоферы тизлекне арттырып, каршы як полосага чыга һәм борылыштан чыгучы мопедны бәрдерә. Нәтиҗәдә, аягы сынган егет республика үзәк хастаханәсенә озатыла. ЮХИДИ хезмәткәрләре ике якны да гаепле дип саный: "Ситроен" машинасы йөртүчесе тиеш булмаган урында каршы як полосага чыккан, ә мопед хуҗасы руль артына "М" категориясе булмаган документсыз утырган булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев