Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең зона этабы җиңүчеләре катнашында гала-концерт узды

Биредә, Шәһәр мәдәният сарае сәхнәсендә, Татарстанның 8 районыннан яшь талантларны бүләкләү тантанасы узды.

Биредә, Шәһәр мәдәният сарае сәхнәсендә, Татарстанның 8 районыннан яшь талантларны бүләкләү тантанасы узды.

Ике көн дәвамында Нурлат, Аксубай, Әлки, Спас, Яңа Чишмә, Чистай, Чирмешән һәм Алексеевск районнарыннан 1300дән артык бала ел саен уздырылучы «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XXIV  ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең суперфиналына чыгу өчен көч сынашты. Үзләренең осталыкларын алар төрле яшь категорияләрендә Хореография, Вокал-соло, Вокаль ансамбльләр һәм Конферанс номинацияләрендә күрсәттеләр. Аларны Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең күренекле мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләреннән торган компетентлы жюри бәяләде.

Бүләкләү тантанасы алдыннан гала-концертта катнашучыларны һәм кунакларны Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев һәм жюри рәисе – Татарстан һәм Кырым Республикаларының атказанган сәнгать эшлеклесе, мактаулы остаз, «Созведие-Йолдызлык» фестиваленең генераль продюсеры Дмитрий Туманов сәламләде.

Дамир Ишкинеев фестивальдә катнашучыларга һәм оештыручыларга зур рәхмәт белдерде.

"Без сезне Нурлат җирендә шундый зур һәм искиткеч фестивальдә кабул итүгә бик шатбыз. Аның турында истәлек озак вакыт безнең йөрәкләрдә калачак», – дип билгеләп үтте Дамир Азатович һәм Дмитрий Тумановка Рәхмәт хаты тапшырды.

Монда ук Россиядә беренче тапкыр узган ел герой-шәһәр Севастопольдә Кара диңгез флоты диңгезчеләре өчен оештырылган концертта катнашкан яшь талантларны «Артист-патриот» почет билгеләре белән бүләкләү булды. Медальләргә Нурлаттан Иван Маликов һәм Чистай шәһәренең «Яңа буын» вокаль ансамбле катнашучылары лаек булды.

Фестивальнең зона этабында җиңүчеләр һәм призерлар Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеевтан да бүләкләр алдылар.

Нурлат районыннан апрель аенда Казанда узачак «Созвездие-Йолдызлык» ел саен үткәрелә торган эстрада сәнгате фестиваленең суперфиналына чыктылар:

I урын-Изабелла Буланова («Конферанс» номинациясе, җитәкчесе Наталья Чобиток), «ЭСПЕРАНСА» эстрада бию ансамбле («Хореография» номинациясе, җитәкчесе Ольга Ильина), Рәсүл Җамалиев («Вокал-соло» номинациясе, җитәкчесе Ольга Гришина);

II урын – “Незабудки" хореография коллективы («Хореография» номинациясе, җитәкчесе Надежда Хворостьева), “Шаян кызлар" вокаль ансамбле («Вокаль ансамбльләр» номинациясе, җитәкчесе Валентина Тяжова);

III урын-Иван Маликов («Конферанс» номинациясе, җитәкчесе Марина Казакова), «Сәләт» хореография коллективы («Хореография» номинациясе, җитәкчеләре Людмила Ефремова һәм Елена Толмачева).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев