Нурлатта “Тарихта без эзлебез” шәҗәрәләр фестиваленең муниципаль этабы узды
Ул быел да Нурлатның үз гореф-гадәтләрен һәм нәсел җепләрен кадерләп саклаучы гаиләләрен берләштереп, милли бәйрәм булып үтте.
Фестивальнең беренче этабы вакыт галереясен чагылдыргандай булды. Шәһәр Мәдәният сарае фойесында җәелдерелгән һәм гаилә көнкүреше музеен хәтерләткән экспозицияләрдә милли ризыклар белән бергә истәлекле ядкәрләр – саргайган фотосурәтләр һәм документлар, борынгы эш кораллары, кул белән тукылган күлмәкләр, чигелгән сөлгеләр урын алган иде. Һәркайсының – үз тарихы. Мисал өчен, Артамоновлар нәселе бабалары Иван һәм Марфа Юмартовларның фотосурәтләрен кадерләп саклый.
«Бабабыз Бөек Ватан сугышында һәлак булган, ә әбиебез 4 бала һәм дөм сукыр каенанасы белән ялгыз калган, – дип сөйләде Галина Марич һәм бер истәлекле вакыйгага тукталды. – Сугыш еллары, бик авыр вакытлар булган. Әби каенанасын кыска вакытка булса да тормыш иптәшенең ир туганына яшәргә илтеп торырга карар иткән. Аны арбага утыртып, Аксубай районының Иске Үзәй авылыннан Андреевкага барырга чыккан. Тик урманда адашып калганнар. Әби арбаны куеп торып, тирә-якка чабып юл эзләргә тотынган. Ә карт әбиебез үзен биредә ташлап калдыралар дип белеп, артыннан: “Кызым, минем ике бәрәңгем бар, аларны сиңа бирәм, калдырма гына”, – дип кычкыра икән…»
Егоровлар гаиләсендә исә 1890 елда туган ерак әбиләре Ульяна Воронинаның баш киеме – хушпу саклана. Тиздән бишенче буын вәкилләре аны әманәт итеп кабул итәчәк.
«Үз заманы өчен бик кыйммәтле булган ул, карт әбием аңа ике сыер һәм бер ат сатып алырга мөмкин дип әйтә торган булган», – дип уртаклашты Ольга Егорова.
Башка конкурсантларның гаилә ядкәрләре дә уникальлеге белән гаҗәпкә калдырды. Жюри әгъзаларының игътибарын Шерниковларның борынгы картинасы, ә Кашкаровларның 87 яшьлек әбиләре яшь чагында үз куллары белән теккән күлмәге һәм кием аксессуарлары җәлеп итте.
Гаиләләр үз шәҗәрә агачларын һәм архивларда эзләнеп тапкан документларын да зур горурлыккк белән тәкъдир иттеләр.
«Мин районыбыз архивында нәселебезнең без белмәгән өлкән буын вәкилләре турында мәгълүмат эзлим. Бүгенге көндә биш туганыбызны таптым, шул рәвешле гаилә җепләрен барлап, югалган элемтәләрне дә торгыза алдык», – дип уртаклашты Красномайский поселогыннан 9нчы сыйныфта укучы Карина Кашкарова.
Үз шәҗәрәләрен 2018 елдан бирле төзи башлаган һәм аның 100ләп буын вәкилен барлаган Артамоновлар балалары өчен “Буыннар бәйләнеше” дип аталган уен да уйлап чыгарганнар. Шәҗәрә агачының магнитлы яфракларын кәүсәгә беркеткәндә алар ата-бабаларының исемнәрен дә исләрендә калдыра.
Фестивальнең сәхнәдә узган икенче этабы – “Таныш булыгыз, минем гаиләм, минем нәселем!” бәйгесе исә милли моңнар парадына әверелде – гаиләләрнең иҗади чыгышларында нәсел тарихы һәм гореф-гадәтләр яктыртылды. Нурлат районында узган фестивальнең уникальлеген жюри әгъзалары да билгеләп үтте.
«Россия халыкларының бердәмлеге – безнең казанышыбыз ул, чөнки без хезмәт фидакарьлегенә дан җырлаучы бердәм гаилә булып тату гомер итәбез», – дип уртаклашты тәэсирләре белән социологик фәннәр докторы Дилә Дәүләтшина.
Бүләкләү тантанасы бәйрәм рухын тагын да арттырды. Бәйге нәтиҗәләре буенча, фестивальнең апрельдә Нурлатта узачак зона этабында районыбыз данын яклау хокукы Артамоновларның гаилә командасына бирелде. Җиңүчеләр һәм призерларга дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев