Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта “Татар кызы-2019”ны ачыкладылар

Сөйкемле, назлы, сабыр, тыйнак, мөлаем һәм шул ук вакытта кул эшләре, җыр-биюгә дә осталар, ә күңелләрендә милли рух яши...

Кичә Нурлат шәһәре Мәдәният сараенда үткән Халыкара “Татар кызы-2019” бәйгесенең муниципаль эатбында катнашучы һәркем әнә шундый – татар кызларына хас булган күркәм сыйфатларга ия иде. Бөтендөнья татар Конгрессының Нурлат җирле бүлекчәсе “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы белән берлектә оештырган бәйгедә 7 гүзәл кыз катнашты һәм визит карточкасында үзләре турында сөйләде, сәхнә осталыкларын күрсәтте. Илүзә Хәйруллина (Нурлат җылылык челтәрләре), Диләрә Гатина (“ТатАИСнефть”), Алсинә Сөләйманова (Балалар иҗаты үзәге), Лилия Кәримова (Нурлат аграр техникумы), Айгөл Билданова (Нурлат интернат-мәктәбе), Рузилә Фәссахова (Мәдәният сарае) һәм Алинә Сәлахова (Нурлат аграр техникумы)ның һәркайсы  тамашачылар һәм жюри әгъзаларын ниндидер бер үзенчәлекле ягы белән әсир итте. Һәм һәркайсы төрле номинацияләр буенча җиңүче дип табылды да. Илүзә – “Иң зирәк кыз”, Алсинә – “Иң милли кыз”, Лилия  – “Иң нәфис кыз”, Айгөл – “Иң оста кыз”, Рузилә – “Иң өлгер кыз”, Алинә  “Иң гүзәл кыз” дип табылдылар. Ә “Татар кызы-2019” исеменә Диләрә Гатина лаек булды. 
Бәйге  районның үзешчән артистлары, Балалар иҗаты үзәгенең Модалар театры чыгышлары белән үрелеп барды. Катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесенең  социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Эльмира Шагаева, Бөтендөнья татар конгрессының Нурлат бүлеге җитәкчесе Әлфия Галәветдинова, бүлекнең “Мөслимәләр” юнәлешен алып баручы, шагыйрә Сәкинә Хәйруллина, “Ак калфак”ның район бүлеге җитәкчесе Фәүзия Мөхәммәтова котладылар, кызларның һәркайсына иганәчеләрдән бүләкләр алды. “Татмедиа” АҖ “Нурлат-информ” филиалы җитәкчесе Резедә Гиняева махсус “ТВ-туташ” бүләген Айгөл Билдановага тапшырды.  Чараның иң нәни катнашучысы Сәминә Усманова исә “Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсеннән бүләк алды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев