Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта тыл хезмәтчәне Сәхибә Минабетдинованы туган көне белән котладылар

Аңа 97 яшь тулды.

Нурлат районында гомерләре чын батырлык һәм тырышлык үрнәге булган ветераннарны хөрмәтләү буенча күркәм традиция дәвам итә. Шул көннәрдә Салдакай авылында туып-үскән, хәзерге вакытта Нурлат шәһәрендә яшәүче Сәхибә Әсәдулла кызы Минабетдинова үзенең 97 яшьлеген билгеләп үтте.
Нурлат районы башлыгы Дамир Ишкинеев исеменнән аны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Әлфия Галәутдинова котлады. Ул Сәхибә Әсәдулловнага күпьеллык фидакарь хезмәте һәм ныклыгы өчен тирән хөрмәт һәм рәхмәт сүзләре җиткереп,  Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның шәхси котлавын, шулай ук район җитәкчелеге исеменнән бүләкләр тапшырды.

Сәхибә Әсәдулла кызы Бөек Ватан сугышының барлык авырлыкларын үз җилкәсендә күтәргән кеше. Бик яшь булуына карамастан, ул тылда хезмәт куеп, Бөек Җиңүне якынайтуга үз өлешен кертә. Бүген ул зур һәм тату гаиләсенең кадерле кешесе: аның 4 оныгы һәм 5 оныкчыгы бар.

Бу көнне аны якыннары  туган көне белән котладылар. Хәтта хәзерге вакытта махсус хәрби операция зонасында Ватанны саклаучы ике оныгы һәм бер оныкчыгы да телефон аша элемтәгә кереп, әбиләренә иң җылы теләкләрен җиткерделәр. 

Сәхибә Әсәдулла кызы күңел күтәренкелеген саклап гомер итә, дин кануннарын төгәл үтәп яши, биш вакыт намазын калдырмый, ураза тота һәм балаларына хәтта хуҗалык эшләрендә дә булыша әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев