Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр

Кичә район Советы утырышлар залында торак-коммуналь хуҗалык һәм көнкүреш хезмәт күрсәтү хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр.

Тантаналы чара район Башлыгы Дамир Ишкинеев һәм Башкарма комитет Җитәкчесе Әсгать Габдуллин катнашында узды.

«Нурлат җылылык челтәрләре», «Промочистка», «УК ЖКХ», «АЙТРАНСИНЖИНИРИНГ» предприятиеләре һәм идарәче компанияләр хезмәткәрләре лаеклы бүләкләр белән бүләкләнде. Бу тармак хезмәткәрләре-территорияләрне җыештыручылар, слесарьлар, электромонтерлар, сантехниклар, техниклар, тракторчылар һәм башка белгечләр, йортларда һәрвакыт су, газ, җылылык һәм яктылык булсын өчен, парклар һәм скверлар, урамнар һәм юллар, ишегаллары һәм подъездлар күзне сөендерсен өчен, армый-талмый эшлиләр.

"Сезнең белән бергә без көн саен гражданнарның тормыш сыйфатын яхшыртырга тырышабыз. Күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау, милли проектларны гамәлгә ашыру, тармакның нәтиҗәлелеген арттыру - безнең уртак бурыч», - диде Дамир Азатович.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев