Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта хәрби тематикага мобиль күргәзмә ачылачак

20-25 апрель көннәрендә Нурлатта “Чикләр сагында. Әфган конфликты чоры” дип аталучы мобиль музей-күргәзмә эшләячәк.

Экспозиция “Грани” мәдәни-ял үзәгендә урнашачак.

Проектны оештыручы – республиканың “Чик сакчылары туганлыгы” берлеге. Күргәзмә Татарстан Республикасы Рәисе гранты ярдәмендә тормышка ашырыла. Проектның төп максаты – патриотик тәрбия бирү һәм яшьләрне Ватанны саклаучы батырларның тарихы белән таныштыру.

Чара “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты кысаларында үткәрелә. Нурлатлылар һәм шәһәр кунаклары якташларыбыз батырлыгы тарихы белән бушлай таныша алачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев