Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Нурлаттан Айгөл Әхмәтҗанова «Гыйлем» бәйгесендә җиңүче булды

Аны җиңүче дипломы һәм 50 мең сумга сертификат белән бүләкләделәр.

Колбай Мораса мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Айгөл Әхмәтҗанова 10-11 сыйныф укучылары өчен татар теле һәм әдәбияты буенча уздырылган тәүге “Гыйлем” республика бәйгесенең абсолют җиңүчесе булды.

Татарстанның төрле почмакларыннан 200дән артык укучы катнашкан интеллектуаль ярышның финалы Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты базасында үткән.

Конкурс 2025 елның ноябр ендә б ашланып киткән. Дистанцион турның беренче этабында тестлаштыру нәтиҗәләре буенча, 200дән артык катнашучы арасыннан 100гә якын укучы сайлап алынган. Икенче этапта исә Айгөлнең “Туган телдә яшь журналист мәктәбе” иҗади проекты тавыш бирү нәтиҗәләре буенча иң яхшы 24 эш арасына кергән. Казан шәһәрендә узган көндезге турда исә финалистлар берничә көн дәвамында викториналарда үзләренең эрудициясен, татар теле, әдәбияты, фольклоры һәм тәрҗемә сәнгате өлкәсендәге тирән белемнәрен күрсәткәннәр.

Нәтиҗәдә, финалда иң көчле 6 укучы очрашкан һәм Айгөл Әхмәтҗанова анда да, үзенең төпле белемнәрен күрсәтеп, ышанычлы җиңү яулаган. Аңа җиңүче дипломы һәм 50 мең сумлык акчалата сертификат тапшырылган. Айгөлнең җиңүе – аның шәхси уңышы гына түгел, ә остазы, мәктәпнең туган тел укытучысы Рәмзия Галиуллина белән берлектә еллар дәвамында алып барылган зур хезмәт нәтиҗәсе дә.

Айгөл бу көннәрдә, муниципаль этап җиңүчесе буларак, “Татар кызы” республика конкурсының ярымфиналында да катнашып кайтты.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев