Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Нурлаттан Җиһаншиннар үз өйләрендә СССР музее булдырганнар

Бу капка артында һичшиксез гаҗәеп серләр, якты күңелле хыялый кешеләр генә яшәргә тиештер.

Әнә бит, тимердән челтәрләп, хикмәтле бизәкләп эшләнгән капкада сәмруг кошлар, кыргый җәнлекләр сурәтләренә кадәр бар. Аны ачып җибәрүгә, шундый ук осталык белән иҗат ителгән тулы ансамбльгә юлыгасың: болдыр коймасы да, арырак шашлык пешерү урыны, ял беседкасы, виноград тәлгәшләре эленгән арка... 

Йорт хуҗасы Заһит Җиһаншинның фантазиясе, оста куллары белән булдырылган бу почмак үзләре өчен генә түгел, якыннарын, дусларын сөендерер өчен дә тудырылган икән. Туганнардан, авылдашлардан тыш аның 20 еллап инде җәйләрен Заһитның Арча, Актаныш, Яр Чаллыда яшәүче солдат дуслары гаиләләренең очрашу урыны булуын гына әйтү дә җитә. Монголиядә солдат хезмәтен узган иптәшләренең адресларын эзләп элемтә урнаштыручы да шул ук Заһит булган. 

Флүсә белән Заһит Җиһаншиннарның сәнгати капкалары да, киң күңелләре дә һәркемгә ачык. Әмма бу әле иң гаҗәбе түгел: иң шаккатырганы – биредә киң күңелле хуҗалардан тыш СССР дигән илнең онытылып барган тормыш-көнкүреш әйберләре тупланган музей да яши! Әле нинди музей диген: экспонатлар секцияләп зәвык белән тезелгән, яңартылган, төзәтелгән, буялган. Җиһаншиннар тар афыннан, әлбәттә. Аларның саны меңнәр чиген узгандыр: эш кораллары, көнкүреш әйберләре, мәктәп әсбаплары, музыка кораллары, фотоаппаратлар... Әнә, 30дан артык фотоаппаратның нинди генә маркалысы юк, “Зенит”ның гына да 9 моделе тезелеп утыра. Озын стена буйлап эленгән телле сәгатьләр берьюлы йөреп китсә, оркестр уйнавын хәтерләтә дә куя инде. Чөнки биредә механизмнарның тигез текелдәвенә кәккүк кычкыруы, төрле көйдә сәгать сугуы да кушыла. Мәче сурәтенең күзләре дә такт уңаена ялт-йолт хәрәкәтләнеп тора. Керосин лампалары, фонарьларының ике дистәләп төре үзе бер секция булырлык. Куыклы фонарьларның эшләпәлеләренә кадәр бар. Шундый сирәкләрнең берсе – Латвиянең Рига заводында эшләнгәне аеруча зәвыклы. Самавырларын күр тагы син: “Ясная Поляна” дип аталган 200 граммлысына кадәр гамәлдә, тот та чәй кайнат! Андыйлар өчәү икән. Түбәләрендә кукраеп тимер чәйнекләр дә утырган тагы унысын – бакыр, никельлеләрен әйтеп тә торасы юк: тулы бер авыл халкын чәй белән сыйларга җитәрлек. 

Гаҗәпләнерл к әйберләр мәктәп әсбаплары секциясендә дә аз түгел. 1924 елда бастырылган Әлифба дисеңме, мәктәп формаларымы, значоклар, төрле проекторлар, ул чорның язу коралларымы... 

Каян туган соң хуҗаларда бу ният? 

“Уйламаганда гына кереп киттек бу шөгыльгә, – ди хуҗабикә Флүсә елмаеп. – Фома авылында атаклы балта остасы булган Салих бабабыздан калган агач эшкәртү кораллары ята иде. 4-5 еллар элек әйдә, алып кайтыйк әле, дидек тә, аңа Көрнәле Әмзәдән кайнанамның табагачы, савыт-сабасы өстәлде. Шуннан Заһит кызып китте инде”.


Ә Заһит тотынса, ярты юлда туктап кала торган кеше түгел инде ул. Һәр нәрсәгә кулы ята. Хәтерләсәгез, 2007-2008 елларда Җиһаншиннарның бытбылдыклар асравы турында язган идек. 600 башка җиткән нәни кошларны 7-8 ел тотканнар алар. Музей исә – күбрәк күңел шөгыле. Тик шулай ук осталык та, үҗәтлек тә, күп хезмәт тә сорый торган эш икән. Экспонатлар бит СССР заманыннан, аларның күбесен төзәтергә, яңартырга туры килә. Шуңа Заһит сәгать остасы да, инженер да, столяр да, буяучы да һәм тагы әллә никадәр һөнәр белә хәзер. 

“Кайлардан, ничек табасыз бу кадәр экспонатны?”

“Интернет-сервисларның берсе аша, – ди Заһит. – Эзләсәң табыла бит”. 

Географиясе киң икән экспонатларның : Мәскәү асты, Кострома, Волгоград, Уфа, Казан... Хәтта Калининград та бар исемлектә... Һәм ни гаҗәп – бер күрмәгәнбелмәгән кешеләр арасында алдау-хәйләләү очракларына һич юлыкмаганнар Җиһаншиннар. СССР дөньясы безне әле бер, әле икенче экспонат янында туктатып озак йөртте. Таныш әйберләр балачакка, яшьлеккә кайтарды, байтагы безнең өчен чын ачыш та булды. 

“Шактый әйберне Көрнәле Әмзәдә төзелеп килгән музейга кайтардык әле, – ди Заһит. – Аны да ясап бетерергә исәп”. 
Ясарлар, бу кече авылны яшәтүче бер төркем патриот ир-егетләр авылдаш иганәчеләре белән күпме хезмәт башкарганнар бит инде. Яз җитүгә дәвам итәсе эшләрен әледән үк билгеләп куйганнар. Торгызылган мәктәптә дә эш күп, үз көчләре һәм иганәче ярдәме белән ясалган парк тирәсендә агачлар утыртасы, эскәмияләр куясы бар, диләр. Өлгерлегенең серен ерактан эзлисе юк: бар ирешкәннәре – гаиләдәге татулык, һәр эшне Флүсә белән икәүләп башкару, бер-берсенең идеясен күтәреп ала белү нәтиҗәсе дип аңладык.
Музей белән танышу сокландырды да, гаҗәпләндерде дә һәм... сагышлырак тойгы да калдырды. Кызганыч, бу гаҗәеп СССР илен һәркем күрә алмый. Тарихның бу бите безнең чордашлар өчен – хатирә, яшь буын өчен танышу буларак бигрәк кадерле бит. Кем белә, бәлки хуҗалар тора-бара бу хакта да уйланырлар әле. Ә безнең экскурсиягә нокта үзенчәлекле булды. Заһит кул белән әйләндереп, тарихи патефонны хәрәкәткә китерде дә 1956 елгы винил тәлинкәдән рус халык хоры башкаруында җыр агылды. Чорның рухи бөтенлеге чагылышы иде бу.

Автор: Сәкинә Хәйруллина, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев