Нурлаттан Кира Парфенова “Мини-Мисс Татарстан” финалына чыкты
Казанда “Мини-Мисс Татарстан-2026” XXV республика балалар матурлык һәм сәләт бәйгесенең сайлап алу этабының финал туры узды.
Масштаблы проект республикабызның иң гүзәл һәм сәләтле яшь кызларын бер мәйданга җыйды.
Бәйгене оештыручылар билгеләп үткәнчә, проектның төп максаты – 5 яшьтән 13 яшькә кадәрге кызларга үзләренең иҗади мөмкинлекләрен күрсәтү мөмкинлеге бирү.
Сайлап алу турында һәр катнашучы жюрига төрле жанрдагы иҗади номер һәм тематик сәхнә костюмы тәкъдим итте.
Абруйлы бәйгедә Нурлат районы данын “Камыр Батыр” балалар бакчасына йөрүче Кира Парфенова яклады. Яшь артист моңа кадәр районкүләм “Этно-Мисс” бәйгесендә җиңүче титулын яулаган иде. Кира биредә уңышлы рәвештә финалга узды. Бәйгенең хәлиткеч этабы май аенда Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев