Нурлаттан Руслан махсус хәрби операциягә ике ел элек 18 яшендә киткән
Бүген Порт позывнойлы сугышчы пилотсыз очу аппаратлары операторы булып хезмәт итә һәм үз бүлекчәсендә кыйммәтле кадрларның берсе булып санала.
Нурлат шәһәренең 1нче мәктәбендә 9нчы сыйныфны тәмамлагач, Руслан җирле аграр техникумга укырга керә, әмма гражданлык белгечлеген бераз читкә куеп торырга дип карар кыла.
“18 яше тулганнан соң ул бер көнне килде дә: “Әни, мин Ватанны сакларга барам, диде”, – дип искә ала аның әнисе Рәисә Хәйдәровна.
Улын берьялгызы тәрбияләп үстергән хатын-кызның бу вакытта йөрәге өзгәләнсә дә, ул аны кире үгетләми. Чөнки үзе үк бала чагыннан аңа намус, батырлык һәм тугрылык төшенчәләрен сеңдереп үстерә. 2024 елның кышында егет хәрби комиссариат бусагасын атлап керә, контракт буенча хезмәт итүнең барлык нечкәлекләрен өйрәнә һәм 22 февральдә хәрби хәрәкәтләр зонасына юл тота. Язмыш кушуыдыр, мөгаен: Руслан 1233нче полкта якташыбыз – Артист позывнойлы батальон командиры кул астында хезмәт итә башлый. Килгәннән соң берничә көн узу белән, 26 февральдә, ул хәрби ант бирә. Алгы сызыктан килгән беренче фотода дәүләт әләме фонында кулына корал тотып төшкән улы Рәисә Хәйдәровнаның күңелендә онытылмас тәэсирләр калдыра.
“Мин зур горурлык хисләре кичердем, – ди ул. – Аның анда ялгыз булмавын, янәшәсендә хезмәттәшләре булуын аңладым. Ул иң яше булгач, алар аны үз канатлары астына алдылар. Үзләре белгән барлык нәрсәгә өйрәттеләр”.
Порт үзенең хәрби юлын артиллерия гаскәрләрендә башлый. Әмма вакыт һәм фронт үз шартларын куя тора. Сугышчы үзенең югары технологияләргә сәләтле булуын күрсәтә һәм яңадан укулар уза. Хәзер ул – пилотсыз очу аппаратлары операторы. Разведка ясау, дошманның яшеренгән урыннарын табу, артиллерия утын корректировкалау һәм дошман позицияләренә төгәл һөҗүмнәр ясау өчен җавап бирә. Хәрби бурычларын намус белән үтәгәне һәм күрсәткән батырлыгы өчен Руслан Жуков һәм 2нче дәрәҗә “Хәрби каһарманлык өчен” медальләре белән бүләкләнә. Әнисе әйтүенчә, сугышчы үзе тыйнак, хезмәте турында тәфсилләп сөйләргә яратмый.
Рәисә Хәйдәровна исә батальон командирыннан даими рәвештә лаеклы ул, тугры һәм ышанычлы сугышчы үстергәне өчен рәхмәт сүзләре алып тора. Кыска вакытлы ялларына кайтырга туры килгәндә Руслан туган шәһәре өчен файдалы эшләр белән шөгыльләнә. Ул ватанпәрвәрлек тәрбияләү эшенә кушылган. Үзе белем алган 1нче мәктәп укучылары белән очраша, балаларга хәрбиләрнең көнкүреше, Россия армиясенең дәрәҗәсе турында сөйли. Ул дроннар белән идарә итү буенча үткәргән мастер-класслар укучыларда аеруча зур кызыксыну уята. Анда ул техниканың гомерләрне саклап калырга һәм хәрби бурычларны үтәргә ничек ярдәм итүе турында сөйли. Бүген, Портның хәрби хезмәтне сайлавына ике ел тулырга санаулы көннәр калып барганда, аның әнисе киләчәккә ышаныч белән карый.
“Улымның кирәкле эш башкаруын беләм. Ул чын ир-егет булып үсте”, – ди Рәисә Хәйдәровна.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев