Нурлаттан Садртдиновлар Рамазан аена бөтен гаиләләре белән әзерләнә
Һәркайсы изге айны аеруча дулкынланып көтә – шәригать кануннарын яшәү кыйбласы иткән зур һәм тату гаиләнең өч буын вәкилләре өчен дә бәйрәмгә тиң чор ул.
“Гадәттә, ураза алдыннан планнар корабыз, быел аны ничек үткәрербез икән дип сөйләшәбез. Бу чорда традициягә әверелгән бер гадәтебез дә бар: Рамазан кергәч, балалар, оныклар, туганнар белән бергә Коръәнне хәтем кыла башлыйбыз. Һәм көн саен бер-беребездән: “Син кайсы биткә җиттең әле?”, – дип сорашып, ярыша-ярыша Коръән укыйбыз. Аның гарәпчәсен генә түгел, мәгънәсе белән, тәфсирен дә укырга тырышабыз. Чөнки Коръәнне укып кына эш бетми, аны аңлап гамәл кылырга да тиешбез бит әле”, – дип сөйләде Рәһинә Садртдинова.
Фәнил Гомәрович белән тормыш коруларына узган ел дүрт дистә ел тулган аларның. Өч балаларын да күңелләренә иман нуры салып үстергәннәр, бүген үзләре кебек үк ислам дине йолаларын үтәп яшәүче ул-кызлары, килен-кияүләре белән берлектә тугыз онык сөяләр, үз үрнәкләрендә аларны да динебезгә чиксез хөрмәт белән гыйбадәт кылырга өйрәтәләр. Зур әтиләре белән зур әниләре быел изге ай уңаеннан үзләренә махсус бирем дә әзерләп куйганнар.
“Оныкларыбыз белән Рамазан аенда Аллаһы Тәгаләнең 99 күркәм исемен ятларга дигән максат куйдык әле. Бу биремне үтәүчеләргә махсус бүләкләр әзерләдек инде, – дип уртаклашты Рәһинә Таһировна. – Балаларны дингә мәҗбүри тартмыйбыз, аларда кызыксыну уятырга, әйтик, мөселман лагерьларына йөртергә, Аллаһы Тәгалә турында мультфильмнар күрсәтергә кирәк. Аннан, шәхси үрнәк тә бик зур роль уйный. Ял көннәрендә барыбыз бергә җыелгач, күмәк намазга басабыз, сүрәләр укыйбыз. Иң кечкенәләрнең дә үз намазлыклары бар, тулысынча гыйбадәт кыла белмәсәләр дә, безнең арттан кабатлап сәҗдәгә китәләр, ураза тоталар, шулай әкренләп өйрәнәләр”.
Гаилә гает бәйрәмнәрен аеруча зурлап үткәрә. Ир-егетләр мәчеткә бәйрәм намазына китә, ә хатын-кызлар аларны таба исе чыгарып, тәмле камыр ризыклары пешереп көтеп тора. Соңыннан барысы бергә мул табын артына җыелалар, бүләкләр бирешәләр, кунакка йөрешәләр. Өйдә күтәренке кәеф, бердәмлек, шатлык хисләре хөкем сөрә. Татар гаиләләренә хас бу күркәм гадәт олыдан кечегә әнә шулай күчә бара.
“Мин тумышым белән Бикүле авылыннан. Әни 50 яшьләрендә намаз укый иде инде, мин дә аңардан күреп өйрәндем, яшь чакта да ураза тоттым, – дип сөйләде Рәһинә ханым. – Нурлатта 1985 елдан, Фәнил белән өйләнешкәч яши башладык, ул Фома егете. Башта Заһид мәчете каршысындагы йортта яшәдек, тәрәзәдән аның ишеген ачып кергән апалар артыннан кызыгып карап кала идем. Ул чакта балалар кечкенә әле, калдырып китеп булмый, ирем эштә. Шикәрчеләр бистәсенә күченгән елны анда яңа мәчет ачылды. Мәдрәсә аерым бинада урнашкан иде. Берсендә намазны дөрес укыйммы икән дип мөгаллимәләрдән киңәш сорарга бардым һәм шул рәвешле укырга калдым...”
Рәһинә Таһировнаның үзенең мөслимәләргә дин нигезләрен өйрәтә башлавына да чирек гасыр узган инде. Бу еллар эчендә аның башлангычында ничәмә-ничә нурлатлы дини белем эстәгән, фарыз гамәлләрнең асылына төшенгән, Коръән укырга өйрәнгән... Рәһинә ханым мөгаллимәлек эшчәнлеген бүген дә шәһәрнең Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге тәгълим үзәгендә дәвам иттерә. Бикүледәге авылдашларына да менә ун ел инде дини тәгълимат бирә. Ә яраткан эше белән шөгыльләнә алуы өчен бар башлангычларын күтәреп алучы, һәр эшендә терәк, таяныч булган тормыш иптәшенә рәхмәтле ул. Бер уйда, бер теләктә булганда бөтен сөннәт гамәлләр үтәлә, әйтик, кече һәм олы хаҗ кылып кайтырга да насыйп булган үзләренә, ә иң мөһиме, нәсел дәвамчылары өчен иман ныклыгы өлгесе булып торалар. Бу көннәрдә Рамазан аенда ифтар мәҗлесе үткәрү буенча да планнар коралар. Гаилә аны өйдә, бар туганнары, якыннары белән бергә җыелып үткәрүне өстен күрә. Мөселманнарның бердәмлеге ураза аенда аеруча ачык чагыла бит.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев