Нурлаттан Хәсәнҗановлар республика шахмат турнирының зона этабыннан икенче урын яулап кайттылар
“Буыннар бәйләнеше” турниры шул көннәрдә Базарлы Матак авылында узды.
Зона этабында биш – Әлки, Аксубай, Нурлат, Спас һәм Чирмешән районнарыннан гаилә командалары катнашты. Нурлат районын Хәсәнҗановлар гаиләсенең өч буын вәкилләре – команда капитаны Булат, әтисе Илдар һәм әбисе Роза тәкъдим иттеләр. Шахмат сөюче гаилә турнирда көмеш медальгә лаек булды.
“Буыннар бәйләнеше” турниры “Спорт – яшәү нормасы” һәм “Бердәм Россия” партиясенең “Өлкән буын” федераль проектлары кысаларында уздырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев