Ольга Савельева «Ел хатын-кызы» бәйгесенең зона этабында җиңү яулады
Ул республика бәйгесенең «Хатын-кыз: мәдәният һәм рухилык» номинациясендә катнашты.
Районда нинди генә бәйрәмнәр үткәрелмәсен, аларда һәрчак Каравыл Тавы күпфункцияле үзәге мөдире Ольга Савельеваны очратырга мөмкин. Җырлаганда моңлы тавышы белән бөтен тыңлаучыларның күңелен әсир итә, мастер-класс үткәргәндә аның яныннан кеше өзелми.
Сәләтле кеше бар яктан да сәләтле, дип дөрес әйтәләр. Менә Бөтенроссия һәм республика бәйгеләрендә катнашканда да һәрчак уңышка ирешә ул. Грантларда җиңү яулавына да гаҗәпләнәсе юк. Ә алар төрле юнәлешләрне колачлый, мисал өчен, берничә ел элек Бөек Ватан сугышында катнашкан якташлары истәлегенә куелган мемориал Каравыл Тавы халкы өчен зур вакыйгага әверелгән. Башка проектларны да тормышка ашыра. Ольга Савельева белем алуга да грант отып, Санкт-Петербургта укулар узып кайтты.
«Белемнәрнең кемгә дә булса комачаулаганы бармы? – ди ул. – Бигрәк тә безнең өлкәдә. Без кешеләргә көр кәеф бүләк итәргә тиеш, ә моның өчен заманадан калышмаска, тулы тормыш белән яшәргә һәм тирә-юньне үзгәртергә кирәк».
Ольга Савельева 30 елдан артыграк җәмәгать тормышы белән дә шөгыльләнә: ул участок сайлау комиссиясе рәисе, хәйрия концертлары оештыра, махсус хәрби операция сугышчыларына ярдәм итү өчен авылдагы волонтерлык эшчәнлегенә кушылган...
Ольга Геннадьевна – күпбалалы әни дә. Тормыш иптәше белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр, хәзер биш онык сөяләр. – Кеше үз эше белән шөгыльләнеп, якыннарыннан теләктәшлек тойса, тормышта күп нәрсәгә ирешергә мөмкин, – дип саный ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев