Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Оныкларга изге ядкәр

Нариманда Бөек Ватан сугышы ветераннары истәлегенә һәйкәл ачылды.

Һәйкәлләр күп нәрсә турында сөйли Кайчандыр гөрләп торган Нариман авылында бүген җәйләрен дә дистәләгән йортта гына утлар кабына инде, ә кышын бөтенләй дә тормыш туктап калгандай була. Шулай да нариманлылар үз авылларын сагынып, хатирәләргә бирелеп яши һәм җае чыккан саен урман арасына күмелеп утырган ямьле авылларына кайтып килергә тырышалар, авыл янәшәсендәге зиратны ташламыйлар, туганнарының, якыннарының каберләрен яд кылалар, ел саен үтә торган Авыл көнен дә зарыгып көтеп алалар. Ә хәзер авылда барысын бергә җыеп, чакырып тора торган тагы бер изге урын барлыкка килде – авыл клубы урынында Бөек Ватан сугышын кичкән авылдашлары истәлегенә һәйкәл ачылды. Анда сугышта катнашкан 66 нариманлы белән бергә 176 тыл хезмәтчәне һәм сугыш толының исеме дә кергән. Узган атнада исә нариманлылар аны тантаналы ачу чарасына җыелдылар. – Бу вакыйганы да күрер көнем бар икән. Һәйкәлгә тормыш иптәшем, каенанам, башка туганнарымның исемнәре кергән. Моны төзетүче һәм төзүчеләргә миннән изге дога, – дип шатлык аша күз яшьләрен сөртте бүген инде Нурлатта яшәсә дә, тантананы зарыгып көтеп алып, авылдашлары янына ашыгып кайткан тыл хезмәтчәне Сафия апа Мифтахова. Тумышы белән Колбай Мораса авылыннан ул. Бөек Ватан сугышы тәмамланганда 15 яшь булган үзенә. Сугыш еллары турында хатирәләре күп булса да, алар хакында иркенләп сөйли алмый, ирексездән елый башлый. Өч бертуган абыйсы, җизнәсе сугыш кырларыннан әйләнеп кайтмаган. – Җиңү турында хәбәр булгач, авылның бөтен халкын клубка җыйдылар. Мин шатлыклы хәбәрне әйтергә апама йөгереп бардым. “Апа, сугыш беткән, әйдә, клубка барыйк”, – дим. Ә ул: “Минем ирем сугыштан барыбер кайтмаячак инде”, – дип бармый калды. Сугыш ачысы әнә шулай йөрәкләргә сеңгән инде, – дип хатирәләрен уртаклашты ул. Озак еллар авылдан читтә яшәгәннән соң соңгы җәйләрдә Нариманга кайтып яшәүче Тәлгать һәм Гөлчәчәк Якуповлар да һәйкәлдәге исемлектән якыннарының исемнәрен озаклап барладылар. – Биредәге кешеләрнең яртысы безнекеләр инде, туганнар, якыннар күпме, – дигән нәтиҗә ясадылар. Кечкенә генә Нариман авылыннан сугышка һәр йорттан, һәр гаиләдән диярлек якыннарын озатканнар, тылдагылар Җиңүне якынайтуга үзләреннән күпме көч куйган бит. Гомеренең озак елларын хәрби хезмәткә багышлаган отставкадагы офицер Тәлгать Исмәгыйлович үзе дә сугыш елларында укуын ташлап колхозга эшкә чыккан кеше. Үзе әйтмешли, ир-егетләр сугышка киткәч, алар өчен сугыш биредә – авылда булган. Мәктәптә укуын сугыш тәмамлангач кына дәвам итә алган үсмер. Кызганыч, авылдагы әлеге шатлыклы вакыйганы сугыш ветераннарына күрергә насыйп булмаган, ул елларда тырышып хезмәт куйган тыл хезмәтчәннәренең сафлары да сирәгәеп бара инде. Әнә, авылның тыл хезмәтчәне, үткән елларда бәйрәмнәрнең үзәгендә була торган Халидә әби Мусина да бу шатлыклы бәйрәмне берничә көн генә көтеп җиткерә алмаган. Олылап соңгы юлга озатканнар үзен... Һәйкәл ачылу тантанасы әнә шулай бик күп хатирәләрне уятты, исемнәре инде онытылып барган авылдашларны барладылар, аларны изге сүз, дога белән искә алдылар. Әйтерсең лә, авылга 75 елдан соң батырларның исемнәре һәйкәлләрдә кайтты... Һәм моның өчен барлык нариманлыларның күңеле әлеге изге эшне башкаруга өлеше кергән һәркемгә, иң беренче чиратта, Рифкать Мидхәт улы Фәрдиевка рәхмәт белән тулы иде. Бабайлар, әтиләргә истәлек... Шул авылда туып-үскән Рифкать Фәрдиевның гаиләсе елъязмасында да Бөек Ватан сугышы зур урын алып тора. Биредә бабасы, әбисе, әти-әниләренең, башка туганнарының исемнәре уеп язылган. Дистәләгән еллар дәвамында читтә яшәп, зур дәрәҗәләргә ирешкән ул. “Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән мактаулы исемгә ия, “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнгән, Зәйнең мактаулы гражданины, озак еллар дәвамында Зәй икмәк кабул итү предприятиесе белән җитәкчелек итә... Әмма шулай да күңеле белән шул авылның гап-гади улы булып кала алган Рифкать Мидхәтович авылдашларының исемнәрен мәңгеләштерүне үзе өчен изге бурыч дип санагандыр, күрәсең. Һәм авылда моңа кадәр Бөек Ватан сугышы истәлеге булмавына бер генә тапкыр күңеле әрнемәгәндер. – Башлаган эш бер бетә икән, – дип канәгатьлек һәм зур горурлык белән һәйкәл янында авылдашларын каршы алды ул. Инде 15 еллап бар нариманлыларны һәм тирә-күрше авыллар халкын җыеп үз акчаларына Сабантуй, Авыл көннәре оештыручы Рифкать Фәрдиев һәйкәл төзү чыгымнарын да һич икеләнмичә үз өстенә алган. – 200 мең сумлап акча китте. Узган ел һәйкәл төзү турында беренче сөйләшү Авыл көнендә булган иде. Ноябрьгә инде төзелеп бетте, быел тирә-ягы төзекләндерелде. Апрель аенда җыелышып наратлар утырттык. Авылдашларга кайткач, җыелышыр өчен бер урын булыр. Килерләр, чәчәкләр утыртырлар... Авыл бетсә дә, һәйкәл яшәр, атабабаларыбызның исемнәре онытылмас. Һәйкәл исә, чыннан да, Нариман авылының “йөрәге” булырдыр. Зәвыкъ белән төзеп куелган мемориал ерактан үзенә чакырып тора, территориясе бизәкле койма белән уратып алынган, тирә-ягын төсле чәчәкләр бизи. Аның төзелешен дә шул авылдан чыккан, шул авыл җирлегендә яшәүчеләр үзләре уртак көч белән башкарып чыкканнар. Барлык оештыру эшләрен авыл җирлеге башкарма комитеты үз өстенә алган. Авыл егетләре Радик Мифтахов, Илһам Зыятдинов, Рәфис Шәрәфиевлар активлык күрсәткән, төп эшләрне Виталий Константинов, Нияз Кәримов алып барган. – Җиңүнең 75 еллыгы елында безнең өчен бу бик зур вакыйга, моның өчен без Рифкать Мидхәтовичка һәм бу эштә катнашкан барлык кешегә рәхмәтле, – ди Иске Әлмәт авыл җирлеге башлыгы Равил Хисамов. Оныклар онытмасын Һәйкәл ачылуны нариманлыларның исә зарыгып көтеп алулары күренеп тора. Аның итәгенә чәчәкләр салганда күбесе зур дулкынлану кичерде, күрше Яңа Әлмәт мәктәбендә күбесенең яраткан укытучысы булган педагогик хезмәт ветераны Галина Симцова җитәкчелегендә әзерләнгән бәйрәм программасы барышында да күбесенең күзләре яшьләнде. Нариманлыларны район башлыгы Алмаз Әхмәтшин исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нәфыйгина котлады, районның хәрби комиссары Заһир Абдуллин сугышта ятып калган нариманлылар истәлегенә бер минутлык тынлык игълан итте. Күңелләрне тетрәндереп Җиңү җырлары яңгырады, сугыш михнәтләрен кичергән авылдашлар үз истәлекләрен барлады, сугышта катнашучыларның оныклары чыгыш ясады. Кемнәрдер махсус бу көн уңаеннан шигырь язып кайткан, аларны алкышларга күмделәр, сөйләшеп сүзләре бетмәде. Ә соңыннан соңгы елларда беренче тапкырдыр, мөгаен, авыл өстенә ”Җиңү көне” җыры агылды. Бу җыр авылда һәр яз саен яңгырасын, Җиңү яулаган буын варисларының оныкларына изге истәлеге турында озак еллар дәвамында сөйләп торсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев